Барлык яңалыклар

« Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясенә кушылып

Акция кысаларында Балтач үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре волонтерлар һәм мобилизацияләнгән якташлар өчен ярдәм җыюга актив кушылдылар.

« Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясенә кушылып
« Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясенә кушылып

Табиблар һәм шәфкать туташлары үзләре гуманитар ярдәм җыярга тәкъдим иттеләр. Алар, башка беркем кебек үк, Украинада махсус хәрби операциянең алгы ягына китүчеләр өчен кирәкле дарулар, бәйләү материаллары белән тәэмин итүнең мөһимлеген аңлыйлар.  "Хастаханәбезнең барлык коллективына һәм профсоюз комитетына гуманитар ярдәм җыюда катнашканнары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бүген илдә һәм дөньяда барган вакыйгаларга читтә калу һәм битараф булу мөмкин түгел, безнең кечкенә йөк - якташларыбызга һәм алар белән бергә хезмәт итүче егетләргә ярдәм итүдә конкрет гамәл",—дип үз фикерен социаль челтәрләре сәхифәсендә дәваханәнең баш врачы Салават Гыйльметдинов язган.

Табиб күзлегеннән иң кирәклесе хәстәрләнә.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: