Чишмә районыннан Илназ белән Гөлнара, Марат белән Арина Сарытау өлкәсендә законлы никахларын теркәгән. Кичәдән башлап законлы никахлы парлар алар.
Янә Белорет районыннан өлешчә мобилизацияләнгән өч ир-егет сөйгәннәре белән Казан шәһәрендә никахларын рәсмиләштергәннәр. Елена, Александр 4 ел бергә яшиләр. Бу вакыйганы тизәйтергә уйламаганнар төрле сәбәп белән. Ә Роман, Ксения 14 ел бергәләр. 8 яшьлек кызлары үсә. Менә Миләүшә, Владимир алты ел бергәләр. Өйләнешеп аерылган булганнар. Кире кушылып бергә яшәүләренә дә бар гына. 3 һәм 4 яшьлек балалары бар. Язмыш сукмаклары төрлечә. Законлы гаилә булуыны хәзер хуп күрәләр. Исән-сау гаилә башлыклары кайтып, гөрләшеп яшәсеннәр, дип телисе килә.