Барлык яңалыклар

"Сезнең исән-сау туган ягыбызга кайтуыгызны көтеп калабыз"

Өлешчә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгәннәр берникадәр вакыт Казан шәһәрендә хәрби осталыкны камилләштерү  өчен  күнегүләр үтә. Аларның рух ныклыгын куәтләү ниятеннән район Хакимияте инициативасы белән ир-егетләрнең хәлләрен белеп кайтырга дип делегация Казанга барды.

28нче сентябрьдә балтачлылар район мәдәният сарае янына килеп Украинага махсус операциягә мобилизацияләнгәннәрне озатты. Якташларыбыз берникадәр вакыт Казан шәһәрендә хәрби осталыкны камилләштерү  өчен  күнегүләр үтә. Аларның рух ныклыгын куәтләү ниятеннән район Хакимияте инициативасы белән ир-егетләрнең хәлләрен белеп кайтырга дип делегация Казанга юлланды. Район җитәкчелеге, халкы, эшкуарлар тырышлыгы белән җыелган посылкалар, йокы өчен махсус капчыклар, җылы оекбаш, су һәм башка кирәк-яракны илтеп тапшырдылар.

Район Хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова туган якның сәламнәрен җиткерде. Нинди сорау-үтенечләр була калса хәбәрдәр булырга һәм икенче тапкыр район Хакимияте башлыгы үзе килгәндә ул сорауларны хәл итәргә чакырды. "Дөнья булгач төрле сораулар булырга мөмкин. Һәркайсын әйтегез. Хәл итәргә тырышырбыз. Сезнең исән-сау туган ягыбызга кайтуыгызны көтеп калабыз",—дип балтачлыларның кайнар сәламен җиткерде Инзилә Әдип кызы.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: