Барлык яңалыклар

Фәнис- солдат маҗарасы (Уены-чыны бергә)

Тәтешле егете Фәнис Хөсәинов батырлыгы турында мәгълүмат күп. Аның турында якташлары яратып, кушаматын атап язалар.  Балтач районы Тушкыр авылы шагыйрәсе үз итеп, ишеткән-белгәннәреннән уены-чыны белән шигырь язган. Укыгыз. Фәнискә безнең кайнар сәламебез, изге теләкләребез булсын.

  • Фәнис- солдат маҗарасы
    Ул Фәнис атлы малай
    Шук булган диләр, калай!
    Айкап йөргән Кайпанын
    Куар булып шайтанын.
    Суга чумса үрдәге
    Эләккән ди кулына
    Капка төптәге матай да
    “Чыккан” диләр юлына.
    Егет булгач үзе дә
    Ат урламый бур булдым,
    Кыз урламый хур булдым дип
    Сөйләр булган сүзендә.
    Армиягә баргач та
    Очкын уйный күзендә,
    Намус белән хезмәт итә
    Нык тора ул сүзендә.
    “Илгә бәла килгәндә
    Нишләп утырам болай
    Укропларның арт сабагын
    Укытып кайтыйм давай”.
    Шулай уйлап ала да
    Яза военкоматка.
    Шулай китә солдатка
    Ул икенче кабатка.
    Армия шулпасын эчкән
    Фанис —солдат бывалый,
    Андый кыю егетләргә
    Спец бурыч та булгалый.
    “Тел алып кайттым,- диеп ул
    Рапортлый командирга,-
    По пути БТРы да
    Эләкте инде кулга”.
    Командир шат, иптәшләр дә
    БТР карап урый.
    “Фанис –брат, син молодец,
    Син настоящий герой!”
    Шулай итеп Фәнис-солдат
    “Йока баш” дигән малай,
    Маҗаралы подвиг ясап
    Туган җиргә дан яулый.
    Будь здоров, солдат, бывай!
    Дошманнарны җиңеп шулай
    Исән-имин Тәтешлеңә
    Возвращайся син давай!
    29.09.2022.
    Гөлшат Галина-Ихсанова.  

Фәнискә безнең кайнар сәламебез булсын! Исән-сау кайтсын!    

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: