Русия Президенты В.В. Путин үз мөрәҗәгатендә Оборона министрлыгы һәм Генеральный штабның Русия Федерациясендә өлешчә мобилизация үткәрү турындагы тәкъдимен хуплады. Президент өлешчә мобилизацияләү максатлары Ватаныбызны, аның суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген яклау, халкыбызның һәм азат ителгән территорияләрдәге кешеләрнең иминлеген тәэмин итүеннән гыйбарәт булуын билгеләде.
24 сентябрьдә Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф. Хәбиров муниципалитет башлыклары һем Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары белән мобилизацион киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар, хәрби комиссариатлар җитәкчеләре катнашты. Башкортстан Башлыгы алар алдында торган төп бурычларны билгеләде.
—Без ир-егетләрне бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин итә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә алабыз. Барыгызны да бу эшкә мөмкин кадәр җаваплы каравыгызны сорыйм, – диде Радий Хәбиров.
Бөтен ил дәүләт җитәкчесе мөрәҗәгатенә җавап бирде. Барлык төбәкләрнең һәм муниципалитетларның хәрби комиссариатлары куелган таләпләр нигезендә ир-атларны беренче чиратта сайлап алуга кереште.
28нче сентябрьдә балтачлылар район мәдәният сарае янына Украинага махсус операциягә юлланучыларны озату өчен җыелдылар. Чарада район җитәкчелеге, эшкуарлары тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев чарада чыгыш ясады. "...Ватаныбыз чакыруы белән тигез сафларга баскан чын ир-егетләрнең исән-имин кайтуларын көтәбез. Авыр вакытларда көчле шәхесләр туа. Катлаулы чакта сез һәм без бер гаиләдәй булырбыз",—дип Илгиз Әхвәс улы район Хакимиятенең һәр хәрби хезмәткә чакырылучының туганнары, балалары турында Һичшиксез кайгыртачагын белдерде. Район үзәге мәктәпләре һәм "Юнармиячеләр" тарафыннан язылган хатлар юлга чыгасы ир-егетләргә туган як сәламедәй тапшырылды. Балтач районы Батырша мәчете имамы Рәфис хәзрәт Муллагатдәр исән-имин кайтуларын теләп изге дога укыды. Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Радмир Галиев лаеклы хезмәт итәчәкләренә ышандырды.
Хәрбиләрчә озатуның рәсми өлеше җитди, төгәл үтте. Көчле кочаклашулар, кул кысышу, чыланган керфекләр һәм тиз арада кирегә өйгә исән-сау кайту теләкләре. Аннары чарада барлык катнашучылар өчен "Славянканың хушлашуы" көе яңгырады. Ул үлемсез көй безгә гомер үтү белән буыннар үзгәрүен искәртте, әмма ләкин һәрвакыт Русия уллары аны якларга әзер булды. Сугыштан соң ана һәм әти теләкләре догадай яңгырады: " Безнең кадерле саклаучылар! Балалар! Сезне, Аллаһы сакласын, Җиңү белән туган җирегезгә кайтыгыз!
(Мәкаләнең тулы варианты белән гәзитнең алдагы санында таныша аласыз).