Магашлы – Алмантай авыл клубы хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә,Украина территориясендә махсус операциядә катнашкан Русия солдатларына һәм офицерларына теләктәшлек йөзеннән, патриотик акция кысаларында чара үткәрделәр. Махсус операциядә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Акция Алена Аликаева башкаруындагы "Встанем" җыры белән тәмамланды. Телефон яктылыгында аягүрә басып барысы да җырга кушылды.