Барлык яңалыклар

Солдат әнисенә Рәхмәт хаты

Иске Балтач авылында яшәүче Гыйльманшиннар уллары Алмаз хезмәт иткән хәрби часть командирыннан  Рәхмәт хаты алды.

Солдат әнисенә Рәхмәт хаты
Солдат әнисенә Рәхмәт хаты

Иске Балтач авылында яшәүче Гыйльманшиннар уллары Алмаз хезмәт иткән хәрби часть командирыннан  Рәхмәт хаты алды.

Районыбыз егетләре хәрби хезмәткә җитди карый. Аларның әти-әни­ләре исеменә часть командирларыннан әледән-әле Рәхмәт хатлары килеп торуы шуны раслый. Без гәзит укучыларыбызны да әлеге хатлар белән таныштырып барырга тырышабыз. Район ил сагында торучы үзенең батыр уллары белән горурланырга тиеш.

Солдат әнисе булу күңел тынычлыгын алса да, зур горурлык ул. Ир бала үстерүче әниләр баласы туганнан солдат әнисе булырга әзерләнә башлыйдыр, чөнки көннәрдән беркөнне аларга да шундый сагышлы бәхетне татыйсы була бит.

Улларын хәрби хезмәткә озаткан әти–әниләр әлеге сынауны сабыр гына үтәргә тырыша. Ярый да, ил–көннәр тыныч булса, тик әледән–әле ишетелеп торучы хәвеф–хәтәрләрдән кайчак җаннар телгәләнә. Әле балаң шул тирәгә якын җирдә хезмәт тә итсә...

Иске Балтач авылы  егете Алмаз Гыйльманшин  Смоленск өлкәсенең Ельня шәһәрендә хәрби бурычын үти. Аның кайтыр вакытын әти–әнисе, туганнары көннәр санап көтә. Октябрь ахырларында кайтырга тиеш егет.

—Ярый әле көн саен, күп вакыт хәтта көнгә икешәр дә була, телефоннан сөйләшеп торабыз. Хәзер хатлар язышу заманнары узды инде. Улымның тавышын ишеткәч, үз янымда кебек хис итәм. Сагыну хисләрен басу өчен җанга якын тавышны ишетү дә җитә шул кайчак, — ди ана.

Шушы көннәрдә Иске Балтачка  гадәти булмаган хат килде. Аны Ельня шәһәрендә урнашкан 94018нче номерлы хәрби частьтән җибәргәннәр.

Бу хатны укырга да күңелле, чөнки ул бүгенге көндә хәрби бурычын үтәүче солдатның әнисе Венера  Гыйльманшинага улының яхшы тәрбиясе өчен рәхмәтен  җиткерү иде.

Анда шундый сүзләр бар: “Кыска гына вакыт эчендә улыгыз хәрби белгечлекне уңышлы үзләштерде, үз эшенең чын белгече булды. Командирлары һәм хезмәттәшләре аны хезмәт сөючәнлеге, тыйнаклыгы һәм намуслы, тырыш егет булуы өчен хөрмәт итәләр. Часть командованиесе исеменнән улыгызга яхшы тәрбия биргән өчен сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез чын Ватан сакчысы үстергәнсез һәм аның белән горурлана аласыз”.

– Рәхмәт хаты килгән көнне, әйтерсең дә, шатлык күтәреп кайттым, барлык туганнарыбыз белән сөендек, – диде Алмазның  әнисе Венера Рәүф кызы. – Улыбыз октябрь аенда үзе теләп армия­гә китте. Солдат тормышыннан зарланганы юк, яратып, бар күңелен биреп хезмәт итә. Бер анага да газиз баласын күз күрмәгән, аяк басмаган җирләргә җибәрүе җиңел түгелдер ул. Шулай да командирларыннан рәхмәт сүзләре белән сугарылган хатлар, шатлыклы хәбәрләр килгәч, рәхәт икән ул.

Тагын ике-өч айдан Алмаз, хәрби хезмәтен тәмамлап, туган якларына кайтачак. Шатлыклы күрешүләр насыйп булсын.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: