Барлык яңалыклар

Иске Балтач егете армиядән кайтты

Шушы көннәрдә, Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп, Иске Балтач авылыннан Тимур Жигиров исән-имин туган якларына әйләнеп кайтты. Әле кайчан гына озатканнар иде кебек, бер ел узып та киткән икән бит. Хәер, безнең өчен вакыт тиз үткән сыман тоелса да, Тимурның  әти-әнисе, дус-туганнары күрешү сәгатьләрен зарыгып көткәндер.

Иске Балтач егете армиядән кайтты
Иске Балтач егете армиядән кайтты

Шушы көннәрдә, Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп, Иске Балтач авылыннан Тимур Жигиров исән-имин туган якларына әйләнеп кайтты. Әле кайчан гына озатканнар иде кебек, бер ел узып та киткән икән бит. Хәер, безнең өчен вакыт тиз үткән сыман тоелса да, Тимурның  әти-әнисе, дус-туганнары күрешү сәгатьләрен зарыгып көткәндер.

Элек-электән Ватанга хезмәт итү саваплы гамәлләрдән саналган. Дөньяга караш, рухи кыйммәтләр үзгәрсә дә, Ватанны саклау төшенчәсе үзгәрешсез кала. Әтиләре, абыйлары, бабалары кебек үк бүгенге буын егетләре дә лаеклы рәвештә ил алдындагы изге бурычын үти. Шунысы да бар: егетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап солдат егет физик кына түгел, рухи яктан да ныгып кайта. Тимур Жигиров та шундый фикердә.

9нчы класстан соң Нефтекама шәһәренең машиналар төзү колледжын тәмамлаган Тимур Жигиров  2021 елның 22нче июнендә  хәрби хезмәткә алына. Ерак Көнчыгыш округының Хабаровск шәһәрендә хәрби өйрәнүләр үткәч, Уссурийск шәһәрендә радиотелефонист  булып хезмәт итә. Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан парадта катнашкан өчен РФ Оборона министрлыгының ведомство медале белән бүләкләнә. Тимур шулай ук “Гвардия” күкрәк билгесе белән дә бүләкләнгән.

Армиядән солдат кайту ул авылдашлар өчен генә түгел, күрше-тирә, таныш–белеш өчен дә олы куаныч. Тимурның әнисе – Айгөл Әхмәтгалиева өчен сүзләр белән генә аңлатып бетерә алмаслык шатлыклы мизгелләр.

—Армия ир-егет өчен бер дәрес кебек. Хезмәт иткән вакытта әти-әнигә, туганнарга мәхәббәтем һәм ихтирамым артты, аларның минем өчен никадәр кадерле икәнлекләренә ныграк төшендем,—ди Тимур.

—Улыбызның Ватаны алдындагы изге бурычын намуслы үтәве белән чиксез куанабыз. Кыюлык, батырлык, Ватан алдындагы бурыч — болар иң изге төшенчәләр булып санала. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы саналган. Ил-көннәр тыныч булганда,егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе — ныклыкка сынауны үтү ул, — ди Тимурның әнисе Айгөл Азат кызы.

Бүгенге көндә районыбызның лачындай егетләре илебезнең төрле почмакларында намуслы хезмәт итә. Үз илләре белән горурланып, армия сафларына үз теләкләре белән киткән солдатларыбыз Русиянең нинди генә почмакларына барсалар да, Тимур кебек  тыныч хезмәт итәргә, туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, әти-әниләрен, якыннарын яхшы хәбәрләр белән генә куандырсыннар.

Иске Балтач егете армиядән кайтты
Иске Балтач егете армиядән кайтты
Иске Балтач егете армиядән кайтты
Иске Балтач егете армиядән кайтты
Иске Балтач егете армиядән кайтты
Автор:
Читайте нас: