Барлык яңалыклар

Язгы чакыру-2022 башланды

Яз  мөһим кампанияләргә бай  чор ул. Шуларның берсе—язгы чакыру. 1нче апрельдән  хәрби хезмәткә  чакыру комиссиясе эшли башлады. Ил сакчысы булырлык егетләрне тәрбияләп үстергән ата-ананы аеруча бүген бер сорау борчый.  

Әлеге вакытта 18 яшьтән 27 яшькә кадәр егетләр медицина комиссиясен үзәк район больницасында үтә. Врачлар, шәфкать туташлары мөһим эшкә җәлеп ителгән.  Сәламәтлекләре ягыннан хезмәткә яраклы дип табылган якташларга карата призыв комиссиясе  карарын чыгарачак.

Ил сакчысы булырлык егетләрне тәрбияләп үстергән ата-ананы аеруча бүген бер сорау борчый.  Махсус операция башлангач аерым сорау һәммәсе өчен дә көн кадагында. Xәрби хезмәткә юлланасы  егетләр кайда хезмәт итәчәк?

Бу сорауны Башкортстан Республикасының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча Xәрби комиссары Ансар Арслановка юлладык:

—  Xәрби хезмәткә чакыру елына ике тапкыр үтә. Бу ташка басылгандай кабул ителә. Быел да тиешле вакытта эш башкарыла. Призыв комиссиясе сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраклы егетләр буенча карар чыгара.  Болар буенча гадәттә сорау туарга тиеш түгел кебек.

Элек-электән балтачлылар хәрби хезмәттә сынатмыйлар. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанабыз. Тырыш, булдыклы егетләр.

Язгы чакыру кампаниясендә хәрби хезмәткә барачак егетләр кайнар нокталарга юнәлтелми. Бу сорауга җавап Русиянең Оборона министры Сергей Шойгуның призыв соравы буенча  Кораллы Көчләр җитәкчелек составы белән селектор киңәшмәсе вакытында яңгырады. Ул моны ассызыклап әйтте,—дип Ансар Фазылкарам улы   җавап бирде.

Ил сагына солдат, офицер сыйфатында юлланган һәр ир-егет  сау-сәламәт туган якларына кире әйләнеп кайтсын дип телисе килә.  Xәрби хезмәтне тормыш мәктәбенә тиңләп  гомер иткән ир-атлар әле дә искә ала. Шулай була күрсен.

Әйткәндәй

 

Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре көне 8нче апрельдә билгеләнелеп үтелә. 2022нче елда бәйрәм рәсми дәрәҗәдә 16нчы тапкыр билгеләнә. Шул уңайдан мөһим һәм тынгысыз эшләрендә уңышлар, бәхет һәм сәламәтлек  телик.

Язгы чакыру-2022 башланды
Язгы чакыру-2022 башланды
Язгы чакыру-2022 башланды
Язгы чакыру-2022 башланды
Язгы чакыру-2022 башланды
Язгы чакыру-2022 башланды
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: