Барлык яңалыклар

Бер гаиләнең хәрби биографиясе

Атадан күргән ук юнган бит: техниканы сөю, армия хезмәтенә хөрмәт Фәүзетдиновлар гаиләсендә үскән ир-егетләрдә яшьтән тәрбияләнә.

Бер гаиләнең хәрби биографиясе
Бер гаиләнең хәрби биографиясе

Балтач районы Түбән Карыш авылы егете Булат Фәүзетдинов 2018нче елдан алып Русия Федерациясе Кораллы Көчләре сафында хезмәт итә. Чиләбе өлкәсе Чибәркүл каласында, ике тапкыр Кызыл байрак белән бүләкләнгән 90нчы Витебск-Новгород гвардия танк дивизиясендә МТЛБ водителе ул. МТЛБ – иң яхшы хәрби вездеход. Техника белән Булат Рамиль улы кече яшьтән яхшы таныш. Армия сафларына хезмәткә юлланыр алдыннан егет Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хужалыгы колледжын тәмамлап, водитель-автомеханик hөнәренә ия булган.

Атадан күргән ук юнган бит: техниканы сөю, армия хезмәтенә хөрмәт Фәүзетдиновлар гаиләсендә үскән ир-егетләрдә яшьтән тәрбияләнә. Булатның зур әтисе Фәнис Абзал улы 1955-1958 елларда Тын океан флотында, штабта писарь булып 3 ел 4 ай хезмәт иткән. Уллары Винер,Владис, Рамиль – аның лаеклы дәвамчылары. Винер Фәнис улы 1981-1983 елларда Свердовск өлкәсендә хәрби төзүче булып хезмәт итә. Хәрби hәм сәяси әзерлектә күрсәткән яхшы хезмәте, үрнәкле хәрби тәртибе, жәмәгать эшләрендә активлыгы өчен частьнең байрагы алдында фото төшү хокугына ия була. Ул фото гаилә архивында кадерләп саклана. Владис Фәнис улы1985-1987 елларда Әфганстанда интернациональ бурычын үти. Нефтекама нефть техникумының автромобильләрне техник хезмәтләндерү hәм ремонтлау факультетын тәмамлап, кулына диплом алганның икенче көнендә армия сафларына алына егет. Башта Казахстанда хәрби алымнарга өйрәтәләр, аннары Әфганстанга күчерәләр. БРДМ-2 разведка  техникасында башта пулеметчы, аннары водитель булып куркыныч чакрымнарны үтә Балтач районы Түбән Карыш авылы егете: хәрби запаслар, ягулык материаллары, азык-төлек төялгән машиналарны озата. Үлем белән күзгә-күз очрашкан чаклары күп була егетнең. Әнисе hәм әтисе – Сәхибә, Фәнис Фәүзетдиновларгазиз уллары өчен янып-көеп күз яшен дә аз түкмәгәндер. Әмма абыйлары артыннан Совет армиясе сафларына баскан Рамильгә алар горурланып имин хезмәт теләп озаталар. Сәхибә апа бүген дә ул чакларны еш искә ала, улларын исән-сау каршы алуына hәм бүген гаиләсенең хәрби тарихын оныклары матур итеп дәвам итүенә куанып яши.

Рамиль Фәүзетдинов 1988 – 1990нчы  елларда Ашхабад каласында хезмәт итә, Русия Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләрендә водитель булып. Лилия Солтанбәк кызы hәм Рамиль Фәнис улы бер кыз hәм ике малай үстерде. Ике уллары да, әтиләре, зурәтиләре, абыйлары үрнәгендә, илебез алдында хәрби бурычларын үтәде. Алмаз Русия Федерациясе Оборона министрлыгының 12нче баш идарәлегендә, Хабаровск өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итте, бүлекчә командиры, кече сержант. Фәүзетдиновлар кече уллары Булатның хәрби хезмәтне төп hөнәре итү карарына каршы килмәделәр. Гаилә сагынып, егетнең ял вакытларын көтеп ала, я булмаса, үзләре Чибәркүлгә баралар. Мондый рәхәт чаклар еш кабатланмый, әлбәттә, Булат төрле учение, акцияләрдә катнашырга командировкаларга юллана. Ата-анасы, зур әнисе, туганнары, авылдашлары – сабыр догада, изге теләктә булып егеткә көч hәм түземлек бирәләр.

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.

 

 

Автор:
Читайте нас: