Барлык яңалыклар

Мата авылыннан ике ир-егет Әфган сугышын үткән...

1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфганстан сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Республикабыздан 10 меңгә якын  егетебез тыныч тормышта безгә бер бәйләнеше булмаган Әфганстан җирлегенә барып, чүлләр,таулар  арасында сугышкан.  Мата авылыннан бу сугышта  ике егет  катнашкан. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган баһадирлар.

Аларнын берсе —Фархутдинов Фида Нәдим улы. Әфганстаннын башкаласында Кабул шәһәрендә 1982—1984нче  елларда хезмәт итеп исән-сау туган авылына әйләнеп кайта. Өйләнеп, матур өй салып,ике бала тәрбияләп устерәләр.
          Икенчесе — Фархутдинов Әхмәт Москаф улы. Узенен Интернациональ бурычын1980 – 1982нче  елларда Әфганстанда утәгән. Ул 12нче застава Андораб кишлагында, Афган-Таджик чигендэ,Кызыл байрак Урта азия чик саклау Памир отрядында, Хорог шәһәрендә хезмәт иткән.
Тормыш иптәше  Рәмзә белән узләре кебек акыллы, таза һәм чибәр 3 егет устерделәр. Бәхетле һәм тулы гаилә булып матур итеп дөнья көтәләр.
          Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!

Мата авылыннан  ике ир-егет Әфган сугышын үткән...
Мата авылыннан  ике ир-егет Әфган сугышын үткән...
Мата авылыннан  ике ир-егет Әфган сугышын үткән...
Мата авылыннан ике ир-егет Әфган сугышын үткән...
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: