Барлык яңалыклар

Иске Балтачта Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган митинг узды

15 февраль — Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгара башлау көне. Быел әлеге тарихи, истәлекле дата 33нче тапкыр билгеләнеп үтелә.

Иске Балтачта Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган митинг узды
Иске Балтачта Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган митинг узды

Еллар узган саен, тарихи  вакыйгалар ерагая, хатирәләр кими барса да, “Әфган” сүзе җаннарны тетрәндерә. Ул ил халкы күңеленә үзәк өзгеч вакыйга булып кереп калды.

Соңгы совет солдаты Әфган җиреннән киткән истәлекле көннән безне 32 ел вакыт аера. 9 ел һәм 51 көн буе гади совет егетләре интернациональ бурычларын үти. Солдат сугышны башламый да, сайламый да. Антына һәм хәрби бурычка тугры солдат Ватаннан бирелгән әмерне  үти. Монда аның батырлыгы, Туган иленә мәхәббәте чагыла. Ахыргача үзләренең хәрби бурычларын үтәп, сугыш кырларында һәлак булганнарны онытмау – изге бурычыбыз.

Бу көнне хәрби хәрәкәт ветераннары, аларның якыннары, район хакимияте  җитәкчеләре һәм битараф булмаганнар җыелдылар.

Чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды. Сугышчы - интернационалистлар һәйкәленә венок салынды.

 

Иске Балтачта Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган митинг узды
Иске Балтачта Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган митинг узды
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: