Барлык яңалыклар

Интернациональ бурычын үтәгән кыз

Сәвия Шакирова 1958 елның 15нче июлендә Иске Янбай авылында дөньяга килә.

Интернациональ бурычын үтәгән кыз
Интернациональ бурычын үтәгән кыз

Сәвия Шакирова 1958 елның 15нче  июлендә Иске Янбай авылында дөньяга килә.

Сәвия Әнгам кызының балачагы hәм яшьлеге Красноуральскида уза. Артабан Петрозаводскига күченә һәм  анда эшкә урнашып, яши башлый.

1987 елның 14нче октябрендә үз теләге белән  Петрозаводск шәhәренең Ленин район хәрби комиссариаты аша Әфганстан Республикасына интернациональ бурыч үтәргә хезмәткә җибәрелә.

Сәвия Шакированың якын ахирәте Татьяна Валуева хатирәләреннән:

„Ул минем хәтеремдә  тере кебек  калды— чаңгыда йөгерәме яки шифаханә кухнясында эшлиме. Пешекче булып эшли башлады ул. Шунда мин аның белән таныштым. Безнең танышу тиз арада көчле дуслыкка әверелде. Ул бик күңелле hәм аралашучан кыз булды. Еш кына үз хыяллары турында сөйләргә ярата иде.

Сәвия гел ерак җирләргә барырга, дөньяны күрергә тели иде. Ә аннары ул үз юлын сайлады... Язган хатлары сирәк килсә дә, очрашулар булды.

Соңгы очрашу турында искә алу hәрчак моңсу. 1988нче  ел ахырында чираттагы ял көннәре. Ул тәмамланып килгән  чакта,  Сәвиянең кәефе юк иде. Сөйләшү барышында киләсе елның февралендә контрактны тәмамлау турында сүзләр була. Билгеле инде, Сәвиянең уйлары белән кайсы „диңгезләрдә” йөзүе башыма да килми иде. Әмма мин Сәвиянең Әфганстанда контракт буенча хезмәт иткәнен аның үлеме алдыннан гына белдем”, — дип уртаклашкан ул.

Татьяна Валуева 31нче гынвар көнне ахирәтенең  авыр чирдән вафат булуы турында ишетә. Бу хәбәр аны тетрәндерә. Шуңа ул ахирәте Сәвия Әнгәм кызына багышлап шигырь яза.

 Было время, подруга милая,

 Ты нередко стучалась в дверь.

 Вновь и вновь из-за моря синего

 Возвращалась ко мне, а теперь

 Сердце жжёт уголёк вести горестной,

 Что внезапно пришла о тебе.

 Твою жизнь неоконченной повестью

 Сделать стало угодно судьбе.

 Лишь всего один небольшой куплет

 Удалось так красиво пропеть.

 На войне чужой, на чужой земле

 Повстречала ты раннюю смерть.

 Ах, как много живого в памяти,

 Но я вынуждена считать –

 Ты ушла в бесконечное плавание,

 Из которого можно не ждать.

Сәвия Шакирова 1989 елның 9нчы  февралендә Свердловск өлкәсенең Красноуральск  шәhәр зиратында җирләнә.

 

Фиргать НӘБИУЛЛИН әзерләде.

 

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: