Барлык яңалыклар

Якташларыбыз сынатмас

Традиция буенча матур чарада егетләргә изге теләкләр юллап озаттылар. Яхшы командирлар, ышанычлы иптәшләр туры килсен, дип юрыйсы килә.

Көзге чакыру кампаниясе бара. Улларын хәрби хезмәткә озаткан ата-аналар бу көнне аеруча дулкынлана. Ана көнендә Ватан сакчысына әйтер сүзләре бихисап.

Иске Балтач авылыннан Илдар Гарифуллинны озатырга туганнары бергәләп чыккан. Зур әниләре Зифа Галимҗан кызы һәм Ания Манаф кызы оныкларын Корúән укытып, аек мәҗлес белән озатулары хакында сүз куштылар. Тормыштагы җитди адымга юнәлгән егет әтисе Илдус Кадим улыннан үрнәк ала. Әтисе Сахалинда  хәрби хезмәтен үтеп кайткан. Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлаган егет өлкәннәрнең дә, сеңелесенең дә ышанычын акларга исәбе. Түбән Карыштан Азат Гыйльметдинов исә Екатеринбург шәһәрендә Б.Ельцин исемендәге Урал федераль университетының беренче курсын тәмамлаган. Хезмәтен төгәлләп кайткач укуын дәвам итәргә мөмкинлек була. Абыйсы Илназ Ырынбур, Курск шәһәрләрендә солдат каешын таккан. “Армиядә хезмәт җитди. Тик гел авырлыгын гына уйлап өйрәнмәскә кирәк”,—дип тәҗрибәсе белән уртаклашты. Туктай авылыннан Артём Каляев Бөре күппрофильле колледжын тәмамлап автослесарь һөнәренә ия булган. Аны озатырга килгән бертуган һәм икетуган абыйлары танкчы итеп үзләрен танытты. Җанлы аралашучылар белән таныштым. Магашлы Алмантай авылыннан берьюлы ике бертуганнар Эрик һәм Юрий Шаймәрдәновларны озаталар икән.Аларның кечесе Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжын, өлкәне Нефтекама нефть колледжын тәмамлаганнар. Гаиләдә өлкән абыйлары Станислав Кавказ якларында хезмәт итеп кайткан. Энеләренә тик изге теләктә.”Улларым спортны үз итәләр. Бергә хезмәт итсәләр һаман җиңелрәк булыр. Тырышырга инде”,—дип әтисе Финат Сәлимҗан улы уртаклашты. Тучыбайдан Радмил Садртдинов Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлаган. Армияга теләп бара. Әтисе Сайфулла Садртдинов заманында Әфганстанда хәрби чыныгу алган солдат...

Иртәнге аралашу җитди боерык  тавышы белән өзелде. Булачак солдатлар тигез сафка тезелгәч  сүзне БР Xәрби комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлек начальнигының призыв мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәсимә Әхмәдиева алды. " Ватан сакчылары сафына басачак егетләр сынатмас, әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермәсенә ышанабыз. Санаулы бер ел үтеп, туган җирегезгә исән-имин кире әйләнеп кайтыгыз. Яхшы хәбәрләрегезне генә көтәбез",—дип ихлас теләкләрен җиткерде.

Район Xакимиятенең яшьләр сәясәте, спорт буенча бүлек начальнигы Максим Ахтариев җылы теләкләренә кушып, егетләргә бүләкләр тапшырды. Тучыбай авыл биләмәсе башлыгы Җәлил Гафуров һәм Түбән Карыш авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Шәймөхәмәтовлар хәрби хезмәткә юлланасы егетләргә уңышлы хезмәт теләделәр.

Традиция буенча матур чарада егетләрне изге теләкләргә чорнап озаттылар. Яхшы командирлар, ышанычлы иптәшләр туры килсен, дип юрыйсы килә.

Якташларыбыз сынатмас
Якташларыбыз сынатмас
Якташларыбыз сынатмас
Якташларыбыз сынатмас
Якташларыбыз сынатмас
Якташларыбыз сынатмас
Якташларыбыз сынатмас
Якташларыбыз сынатмас
Якташларыбыз сынатмас
Якташларыбыз сынатмас
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: