Барлык яңалыклар

Гадел солдат юлы үтәргә

Хезмәт иткән ир-егетләр җиңелдән булмаган солдат тормышын еллар үткәч тә онытмый.Тантаналы озату чарасы үзәгендә — булачак солдатлар, ата-аналары, авыл биләмә башлыклары, дус-ишләре.#яшьләр, #Балтачевскийрайон, #солдат, #язгычакыру2021.

Хезмәт иткән ир-егетләр җиңелдән булмаган солдат тормышын еллар үткәч тә онытмый. Алар армия мәктәбен тормыш юлларындагы киртәләрне үткәндә тәҗрибә дәресләренә тиңли. Ата-анага ихтирамлы караш булдырырга, туган төбәкне чиксез сагынырга этәргеч биргән хезмәт чоры итеп кабул итәләр бу вакытны.
Тантаналы озату чарасы үзәгендә — булачак солдатлар, ата-аналары, авыл биләмә башлыклары, дус-ишләре. Һәркайсы булачак ил сакчыларына изге теләкләрен юллар өчен бирегә килгән. Якыннарын ерак төбәкләргә хезмәткә озатучылар бераз моңсуланып, күз яшьләренә ирек бирә. Сызылып таң атканда беренче әңгәмәдәшләрем белән аралашам. Штәнде авылыннан Николай Павлов иртәгә хәрбиләр исәбенә керергә тора. Башкорт эретеп ябыштыру, монтажлау, сәнәгать производствосы колледжын тәмамлап, эретеп ябыштыручы һөнәренә ия булган егет. Алты балалы гаиләдә икенчесе сынатып өйрәнмәгән. Җаваплылыкны үз өстенә алу аңа гадәти. Түбән Сикияз авылыннан Ринат Нурисламов Уфа автотранспорт колледжын тәмамлаган. Әтисе Азамат Рифкатъ улы армия сафларында булган. Аңа җайлы туры килгән: Бәләбәй шәһәре янында хәрби хезмәтне үтәргә насыйп булган. Усман авылыннан Илнар Солтанов Нефтекама күп профильле колледжны тәмамлап, электромонтёр һөнәрен үзләштергән. Аңа әтисе Данил Солтанов үрнәк. Вакытында Германиядә солдат шулпасын ашаган әтисе киңәшләренә һәрчак игътибарлы ул. Ә Тучыбай авылыннан Фәдис Шайбәков БДУның Бөре филиалында һөнәр үзләштергән. Егет — социаль педагог. Армия сафларында Чита һәм Владикавказда хезмәт иткән абыйлары Фидан, Xәлил энеләрен вакытлы кыенлыкларга түзәргә чакыра. Энеләре Алмаз, әле мәктәп укучысы. Бер елдан Фәдис тә аңа хезмәт итү турында киңәшләрен бирә алыр.
Иске Балтач авылыннан Раиль Әхмәдияров Нефтекама машина төзү колледжын тәмамлаган. Егетләргә тиешле изге бурычны үтәргә кирәклеген аңлап юлга чыккан. Штәндедән Раиль Шәрәфиев исә әнисе эшен якын күргән. Ул Алабуга мәдәният колледжын тәмамлаган. Артист һөнәрен үзләштергән егет сынаулардан шөрләми. Әтисе Рәзил Шәрәфиев — моряк. „ Кече яшьтән эшләп үсте. Авырлыкларга бирешмәс дип ышанабыз. Армиядән кайткан авылдашлар зарланмый. Егет булгач хәрби хезмәткә барып кайтсын ”,— дип фикерләре белән уртаклашты. Көндәшле авылыннан Ридаль Фәтхинуров Екатеринбург икътисади-техник колледжын тәмамлаган. Гаиләдә зур әтисе, әтисе, абыйсы хезмәт иткәннәр. Рудальның исән-сау әйләнеп кайтуын телиләр. Владислав Шильков гражданнар авиациясе юнәлешен үз иткән. Xәрби хезмәттән кайткач белем алуын дәвам итәргә исәбе.
Танышкан вакытта кайбер егетләр әти-әнисен югалтуын аңладым. Тормыш куйган сынауларда үз юлы буенча лаеклы атлаганнар хәрби хезмәттә дә сынатмасын иде. Язмыш куйган имтиханнарда бөгелеп төшмәгәннәр. Юлларында яхшы кешеләр генә очрасын...
„ Хәрби хезмәткә барырга теләк белдергәннәрне озатабыз. Планнарыгыз тормышка ашсын, яхшы хәбәрләр генә килсен”,— дип район Хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова ихлас теләкләрен җиткерде . Авыл биләмәсе башлылары булачак ил сакчыларына җиңел хезмәт һәм ак юл теләделәр. Тантаналы чара үтү белән җылы аралашу өчен бирелгән вакыт мизгелгә тиң.
Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлек начальнигының призыв буенча өлкән ярдәмчесе Рәсимә Әхмәдиева озатуында егетләр башкалага юл алды.
Дөнья иминлеге шундый гади һәм җитди егетләр кулында. Исән-имин туган якларына кире әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз. Фәһемле чор булып бу ел аларның гомерендә урын алсын. Xәрби хезмәткә районнан юлланган һәр егеткә шул теләктә калабыз.
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: