Барлык яңалыклар

Исән-имин хезмәт итеп туган якларына әйләнеп кайтсыннар

Язгы чакыруда егетләрне хәрби хезмәткә озату тантанасы гадәттә иртә таңда үтә. 23нче апрель иртщсендә дә чарага булачак солдатлар, аларның ата-аналары дулкынлану хисе кичереп килделәр.

Язгы чакыруда егетләрне хәрби хезмәткә озату тантанасы гадәттә иртә таңда үтә. 23нче апрель иртщсендә дә чарага булачак солдатлар, аларның ата-аналары дулкынлану хисе кичереп килделәр.
Тантанада район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары вазифасын башкаручы Инзилә Гасыймҗанова, Башкортстан Республикасының Тәтешле һәм Балтач районнары комиссары Ансар Арсланов булачак Ватан сакчыларына ихлас теләкләрен, бу чакыру кампаниясендә булган яңалыкларны җиткерделәр.
Бүген тугыз якташларыбыз ерак юлга чыкты. Озату тмоңсу вакыйга инде ул. Егетләр чыныгып, чын ир-егет булып, исән-имин хезмәт итеп туган якларына әйләнеп кайтсыннар.
Читайте нас: