Барлык яңалыклар

Мәнәгәз авылы егете Нияз контракт буенча хезмәт итүне сайлаган

Мәнәгәз авылында туып-үскән Нияз Рәхимов бүгенге көндә Ырынбуыр өлкәсендә контракт буенча хезмәт итә

Мәнәгәз авылында туып-үскән Нияз Рәхимов бүгенге көндә Ырынбуыр өлкәсендә контракт буенча хезмәт итә
Шушы көннәрдә редакциягә контракт буенча хезмәт иткән Мәнәгәз авылы егете Нияз Рәхимов килеп, мондый хезмәтнең өстенлекле яклары турында сөйләде.
Ата-аналар улларын контракт буенча түгел, хәтта ашыгыч хезмәткә җибәрергә дә курка. Аларны да аңларга мөмкин. Хезмәт итү вакыты кыскарса да, әледән-әле солдатлар тормышыннан куркыныч хәлләрне ишетеп торабыз. Райондашыбыз Нияз Рәхимов исә чакыру буенча хезмәт иткән вакытында контракт буенча хезмәт итәргә ризалыгын биреп килешү төзи. Нияз ишле гаиләдә туып- үскән. Рәхимовлар гаиләсендә үскән 4 малайның иң өлкәне ул. Тугызынчы сыйныфтан соң, Балтач төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында пешекче hөнәрен үзләштерә. Ярты ел „Общепит” җәмгыятендә пешекче булып хезмәт итә. Унсигез яше тулу белән аны хәрби хезмәткә алалар. Свердловск өлкәсендә урнашкан Елань хәрби гарнизонында механик-водитель буларак хезмәт итә. Сигез айдан соң 3 елга контракт буенча хезмәт итәргә килешү төзи. Арытабын Нияз Фәнил улының хезмәте Ырынбур өлкәсенең Тоцк посёлогында дәвам итә. Ярты юлны егет үткән дә инде. Биредә дә ул механик буларак хезмәт итә. Хезмәтеннән зарланмый. Аның авыр яклары хакында да сөйләргә яратмый. Авыл җирендә эш юклыгын күреп, белеп үскән егет ул. Гаиләне туендыру өчен hәр көн саен акча кирәк, дигән фикердә егет. Кайдадыр барып эшләү, кемгәдер ялланып бил бөгү дә җиңел эш түгел дип билгели райондашыбыз.
—Хезмәт хакыннан канәгәтьмен, hәр ел саен матди ярдәм алам. Фатирда торам. Хезмәтемне яратып башкарам. Һәр эшнең үз авырлыгы булган сыман, таләпләрне үтәсәң, кеше кулы җитмәслек эш түгел. Хәрби юнәлеш буенча югары белем алу, 20 елдан соң хаклы ялга чыгу, фатир алу мөмкинлекләре бар, —ди Нияз.
Контракт буенча хезмәт итү ирекле. Хезмәт итү урынын, гаскәрләр төрен, белгечлекне контракт белән хезмәт итүче үзе сайлый. Югары hәм урта hөнәри белеме булган егетләр хәзер мәҗбүри армия хезмәте урынына турыдан-туры контракт буенча хезмәтне сайлый ала. Аерма хезмәт итү срогында. Контракт буенча ул ике ел. Контракт буенча хезмәт итүчеләргә ташламалар, өстенлекләр бар.
Райондашыбызның исән-имин хезмәт итүен, максатларына ирешүен, уй-хыялларының тормышка ашуын телибез.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.
Читайте нас: