Барлык яңалыклар

Мактаулы солдат булуга ни җитә?

Балтачта укып, һөнәр үзләштергән Нефтекама егете, бүген солдат юлын үткән Рөстәм Әхмәтсафиев туганнарын яхшы хезмәте белән сөендерде.

Рөстәм Әхмәтсафиев — Нефтекама шәһәре егете. Зур әнисе Сәйтәк авылында яши, шунлыктан ул Балтачны үз итә.
Егет шәһәр мәктәбендә 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Иске Балтач авылында Башкорт төнъяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында һөнәр үзләштерә. Быел яз Рөстәм Рәфит улы хәрби хезмәткә чакырыла, кыска гына вакыт эчендә Рөстәмнең әнисе Фәнәзия Зәки кызы исеменә Рәхмәт хаты килеп төште. Аның эчтәлеген гәзит укучыларыбызга да җиткерәбез.
„Cезгә улыгыз хезмәт иткән подразделениенең командиры мөрәҗәгать итә. Сезнең улыгыз Милли гвардия гаскәрләренең элиталы полкларының берсендә хезмәт итә,хәрбиләр җәмәгать тәртибен саклауда, илдәге хәвефсезлекне тәэмин итүдә, Мәскәү гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда үз өлешен кертә.
Рөстәмнең хәрби ант кабул итүенә күп вакыт үтмәде. Кыска гына вакыт эчендә хәрби тормышның барлык нечкәлекләрен үзләштерде. Хәрби осталыгын камилләштерә, үз өстендә эшли. Хәрби әзерлек буенча нормативлар тапшырганда яхшы күрсәткечләргә ирешә.
Спорт белән шөгыльләнә. Иптәшлере белән уртак тел тапты. Барлык эшләрдә дә үзен тырыш кеше буларак күрсәтте.
Югары командование һәм шәхсән үземнән улыгызны яхшы тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Лаеклы ил сакчысы үстерүегез белән горурлана аласыз. Киләчәктә дә хәрби хезмәткә карашын үзгәртмәсен иде",—дигән юллар бар батальон командиры Автандил Лобңанидзе кул куйган хатта.
Рөстәм Әхмәтсафиев Нефтекама шәһәрендәге укчылар клубында тәрбияләнгән. Мәргәнлектә осталыгы электән үк бар. Моңардан тыш Рөстәм Әхматсафиев хоккей, футбол кебек спорт төрләрен үз итә. Сәйтәк авылы ир-егетләрен берләштергән хоккей командасы составында ярышларда да катнашкан.Якташыбыз Рөстәм Әхмәтсафиевның киләчәк тормышында уңышлар телибез.
Читайте нас: