Яңалыклар
9 Мая , 07:03

Җиңү яулаган солдатка дан!

Батырлык күрсәткән солдат Бөек Ватан сугышында Җиңү яулавы тарих битләрендә мәңгегә  язылган. Бөек  Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чара тулысынча моны ачыклады. Чарадагы туктатылган мизгелләр— Рима Вәлиева фотолары. 

Җиңү яулаган солдатка дан!Җиңү яулаган солдатка дан!
Җиңү яулаган солдатка дан!

Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана  районда  ихласлык мохитендә үтте. Вакытның үз үлчәве.  Яуда  үзләрен аямаган Ватан солдаты сафлары санаулы... Район җитәкчелеге, махсус хәрби операциясендә катнашып, ялга кайткан якташларыбыз, авыл биләмәләре башлыклары, абруйлы кунаклар Бөек Ватан сугышында һәлак булган  яугирләрне искә алып, "Дан"аллеясына,  „Сагышлы Ана” мемориаль комплексына чәчәк гөлләмәләре салды. Яуда  батырларча башларын салган  якташлар хөрмәтенә коралдан залп бирелде. Тантана театральләштерелгән тамаша белән башланды.  Ак,  кызыл төсләр, ил тарихы вакыйгаларын күрсәткән  синхрон хәрәкәтләре белән укучыларның чыгышы үткәннәргә кайтара алды.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев  чыгышын   киләсе буын тыныч тормышта яшәсен өчен үзләрен аямаган батырларга чын күңелдән чиксез рәхмәтен җиткерүдән башлады. Балтач районы солдатларының батырлыкларын гәүдәләндергән мисалларга,  саннарга тукталды. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган  Үлмәс Шакировның улы, запастагы подполковник  Владислав Шакиров   якташларын бәйрәм белән котлап ихлас теләкләрен юллады. Районның Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе Рифат Сафин тәҗрибәгә ия буын вәкилләре исеменнән ихлас теләкләрен мәйдандагыларга ишеттерде. Махсус хәрби операция ветераны, булдыклы якташыбыз Илсур Хафизов  чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Яу яланында башларын салган яугирләр рухына багышлап Батырша мәчете имам-хатибы Рәфис Шәйхәйдәров дога юллады.

Хәрби хәрәкәт ветераны, отставкадагы полиция полковнигы Ришат Хиҗәпов  җитәкчелегендә парад- мәйдандагыларның игътибары үзәгендә.

“Яшь барабанчылар” тантаналы рухта парадны ачты. Традиция буенча ватанпәрвәр алмаш үсүен район үзәгендәге мәктәпләр һәм колледж укучылары тигез сафта үтеп күрсәтте. Ә  район үзәгеннән шәйморатовчлар,  алдынгы укучылар төркемнәре, “Зөлфия” үрнәкле биючеләр ансамблендә шөгыльләнүчеләр,  “Романтик” үсмерләр- юнармиячеләре, Башкорт төньяк-көнчыгыш авыл хуҗалыгы колледжы студентлары,  район Хакимиятендә эшләүче хатын-кызлар, үзәк район дәваханәсе шәфкатҗ туташлары төркеме һәм башкалар тигез сафта мәйданнан үтте. Тантананы район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт дәвам итте. 

Мәйдандагылар Иске Балтач 1нче һәм 2нче урта мәктәпләреннән авыл хуҗалыгы колледжы аш-су осталары бәйрәмдә катнашучыларны тәмле солдат боткасыннан авыз иттерде. Илебездә генә түгел, ә бөтендөньяда аерым әһәмияткә ия бәйрәмдә күтәренке кәеф булды.

(Тулы мәкалә белән гәзитнең алдагы санында таныша алырсыз).

Җиңү яулаган солдатка дан!
Җиңү яулаган солдатка дан!
Җиңү яулаган солдатка дан!
Җиңү яулаган солдатка дан!
Җиңү яулаган солдатка дан!
Җиңү яулаган солдатка дан!
Җиңү яулаган солдатка дан!
Җиңү яулаган солдатка дан!
Автор:Рима Валиева
Читайте нас