Яңалыклар
23 Апреля , 05:08

Бөтенроссия өмәләр атнасында

Балтач районы «Без чисталык өчен» бөтенроссия өмә атнасына кушылды, ул 18нче апрельдән 3нче майга кадәр бөтен ил буйлап уза.

Бөтенроссия өмәләр атнасындаБөтенроссия өмәләр атнасында
Бөтенроссия өмәләр атнасында

Район һәм шәһәрләрдә халык, елга һәм күл ярларын, паркларны, скверларны һәм йортларын тәртипкә китерү өчен, кулларына тырма һәм себеркеләр алган. "Яшьләр һәм балалар" милли проектын гамәлгә ашыру максатларында яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык "Экосистема" бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә "Без чисталык өчен"бөтенроссия өмәләр атнасын оештыра. 2026нчы елда масштаблы акция Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Чараның төп максатытерриторияләрне төзекләндерүдә һәм җыештыруда катнашу аша экологик культура һәм табигатькә сакчыл караш формалаштыру өчен ил халкын берләштерүдән гыйбарәт. Барлык теләүчеләр, иҗтимагый оешмалар, мәктәпләр, югары уку йортлары , предприятиеләр катнаша. Балтач районы территориясендә акциядә беренчеләрдән булып "Романтик" яшүсмерләр клубы волонтерлары катнашты, алар Иске Балтач авылының "Семейный" паркында өмә үткәрделәр.

 

Автор:
Читайте нас