Яңалыклар
8 Апреля , 11:14

Һөнәр сайлау-мөһим сорау

6 апрельдән 10 апрельгә кадәр Уфа дәүләт нефть техник университеты "Газпром трансгаз Уфа" ҖЧҖ белән берлектә республикабызның югары сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм итүгә юнәлдерелгән "һөнәрләр шәһәре" проектының 5 нче сезонын уздыра.

Һөнәр сайлау-мөһим сорауҺөнәр сайлау-мөһим сорау
Һөнәр сайлау-мөһим сорау

Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең  унынчы сыйныф укучыларына да С. Р. Сафиуллина җитәкчелегендә бу чарада махсус маршрут картасы буенча команда квесты форматында катнашу бәхете тиде. Маршрут берничә локациядән торган, аларның һәрберсендә интерактив эштә  һөнәрне җентекләп өйрәнү рәвешендә чараүткәрелгән. Балалар бик күп файдалы нәрсәләр белделәр һәм бик күп яңа тәэссоратләр алдылар, ә көн азагында иң актив укучыларга грамоталар бирелде: 10нчы сыйныфтан Сабиров Тимур мактаулы 2 нче урынга лаек булды һәм истәлекле бүләкләр алды. Призерларның һәм җиңүчеләрнең грамоталары укырга кергәндә өстәмә баллар бирә.

Гөлгенә Мусина.

 

Автор:
Читайте нас