Район халкы гәзиткә дөнья хәлләре турында белү өчен языла. Шулай ук район матбугаты аша якыннарын туган көннәре, яшьләрне туйлары, никахлары уңаеннан тәбрикләү — бер матур традиция ул. Димәк, шатлыкларын белдереп, якыннарының күңелен күтәрү өчен яхшы мөмкинлек бар. Дөнья көткәндә сату-алу кебек мохтаҗлыклар да булып тора. Кирәк-яракны алу, ремонт эшләре белгечләре белән элемтәгә керү өчен гәзиттә, сайтта мәгълүмат табарга мөмкин. Фани дөньяны калдырганнарның якыннарынның кайгыларын уртаклашу халкыбызның ихласлыгын күрсәтә.
Хәзер "Балтач таңнары" гәзитенең реклама бүлеген Светлана Мифтахова алып бара. Ул озак еллар гәзиттә эшләгән белгеч. Игътибарлы итеп һәр кешене тыңлар, сорауларга җавап бирер. Светлана Заһит кызы белән редакциягә килеп, яисә телефоннан элемтәгә керергә мөмкин. Эш 8(34753)2-15-71 һәм мобиль 8-927-303-0066 телефон номерлары буенча Светлана Мифтахова белән элемтәгә керергә мөмкин.
Әйткәндәй, 23нче октябрьдә, реклама хезмәткәре көне билгеләнде. Хезмәттәшебезгә уңышлар телибез...