Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 август , 13:22

СВОда катнашучыларның әниләре белән очрашу

СВО катнашучыларының әниләре белән очрашу "Ихлас рәхмәт сезгә!” дип аталды. Әниләрнең әйтер сүзе бар.

СВОда катнашучыларның әниләре белән очрашу
СВОда катнашучыларның әниләре белән очрашу

Әлеге чараның төп бурычы – Ватанны саклаучыларның әниләренә рухи ярдәм итү. Мәдәният йорты мәдәни оештыручысы улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Чара кунаклары СВО зонасыннан якыннарыннан килгән хисләре, уйлары, яңалыклары белән уртаклаштылар. Оештыручылар барлык әниләргә сәламәтлек һәм түземлек теләделәр, яраткан улларының исән-сау һәм җиңү белән кайтуларын теләделәр! Әйтергә кирәк, мондый очрашу батыр сугышчыларның аналарын тагын да ныграк берләштерде. Чара Түбән Карыш мәдәният йорты оештыручы тырышлыгы белән әзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды. Фрида Рәхимҗановна бергәләп уздырган чара өчен зур рәхмәт белдерде. Җылы очрашу түгәрәк өстәл артында чәй эчү белән дәвам итте. Мондый очрашулар бик кирәк һәм бик мөһим.

 

Автор:
Читайте нас