Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 август , 16:02

"Алтын" егетебезнең чираттагы җиңүе

"Уфадан яшь химик Вадим Харисов яңадан җиңүче булды – бу юлы Согуд Гарәбстанында узган химия буенча 56 нчы Бөтендөнья олимпиадасында",—дип горурлык белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  укучының чираттагы казанышын билгели.

"Алтын" егетебезнең чираттагы җиңүе
"Алтын" егетебезнең чираттагы җиңүе

"...Бу Вадим Харисовның, безнең "алтын" егетебезнең дүртенче алтын медале, моңа кадәр ул Швейцариядә, Казахстанда һәм Кытайда иң яхшысы булган иде инде. Исегезгә төшерәм, Вадим быел УГНТУ предуниверсариен – Республика инженерлык лицей-интернатын тәмамлаган. Аның уңышының сере—зур талантында, ә тагын-Русиянең халык укытучысы Лиза Кыямовна Агадуллина методикасы буенча эшләүче Олимпиада хәрәкәте остазлары Ассоциациясендә системалы әзерлектә. Вадимның остазы—БДМУның гомуми химия кафедрасы доценты Айнур Гомәров.

Ә бу инде безнең җиңү - Вадим Харисов документларны Уфа дәүләт нефть техник университетына тапшырды. Вадим югары белемне өйдә, туган республикасында Евразия НОЦ составына керә торган югары уку йортында алачак. Акыллы, максатчан, фәнне алга этәрергә әзер булган егетләр өчен без аны булдырдык та. Вадимга һәм безнең вузларга укырга кергән барлык абитуриентларга уңышлар!"—дип горурлык белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  укучының чираттагы казанышын турында "В контакте" социаль челтәрләрендә язган.

"Фән" милли проекты буенча яшьләргә фәнне үстерү буенча бар алшартлар да республикада булдырыла.

Фото Радий Хәбировның ВК социаль челтәреннән.

 

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: