Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 июль , 11:06

Интеллектуаль уен офыкларны арттыра

«Барсы турында да аз-азлап»интеллектуаль уен яшьләр өчен кирәкле..

Интеллектуаль уен офыкларны арттыра
Интеллектуаль уен офыкларны арттыра

Асавка авыл модель китапханәсе Асавка авыл клубы белән берлектә "Барсы турында да аз-азлап" интеллектуаль уен үткәрде. Яшьләр көнендә чара кызыклы булды. Мондый уеннар уйнау күңелле, чөнки бу ярыш, ә ярышлар дәрт,  зур шатлык һәм башка бик күп якты эмоцияләрне күздә тота. Чара башында балалар ике командага бүленеп, исем һәм девиз уйлап таптылар, команда уенчылары белемнең төрле тармакларыннан сорауларга җавап биреп, 5 раунд үттеләр. Уен катнашучыларына үзләренең логик фикерләүләрен, чикләнгән вакытта карарлар кабул итү, шулай ук командада эшләү осталыкларын күрсәтергә туры килде. Шулай ук укучылар өчен "Яшьләр киселеше" китап күргәзмәсе оештырылды, анда яшьләр өчен төрле тармаклардан әсәрләр тәкъдим ителде. Бу чараның икенче этабы-ачык һавада хәрәкәтчән уеннар, анда балалар үз командалары өчен ярыштылар. Уен күңелле үтте, уңай эмоцияләр белән тулыланды, үзләре өчен бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр.

  .

Автор:
Читайте нас: