Яңалыклар
22 Май 2024, 11:31

Балтач районы башкортлары корылтае җыелышы нәтиҗәле үтте

Бүген, район Хакимияте бинасында, Балтач районы башкортлары корылтае җыелышы узды.

Балтач районы башкортлары корылтае җыелышы нәтиҗәле үттеБалтач районы башкортлары корылтае җыелышы нәтиҗәле үтте
Балтач районы башкортлары корылтае җыелышы нәтиҗәле үтте

Бүген, район Хакимияте бинасында, Балтач районы башкортлары корылтае җыелышы узды.

Район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары  Инзилә Гасыймҗанова, Башкортстан Республикасының мәгарифне үстерү институты ректоры Әлфис Гаязов, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитеты әгъзасы Мансур Ахунов, район Советы рәисе Азамат Мәгъзүмов, район Советы секретаре Рәсих Акберов, авыл биләмәләре башлыклары, мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләре, башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр катнашындагы җыелыш Балтач районы башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлфия Шәисламова рәислегендә үтте.

—Барыгызны да район өчен мөһим чарада сәламләвемә шатмын. Район башкортлары корылтае башкарма комитетының төп бурычлары булып башкорт телен саклау һәм ары таба үстерү, районда яшәгән башкортларның социаль-икътисади хәлен, рухи-мәдәни тормышын яхшырту, дуслыкны һәм милләтара татулыкны ныгыту эшләре исәпләнә. Корылтай әгъзаларының һәрбересе башкорт телен, тарихын, мәдәниятен, милли спорт төрләрен үстерүгә зур өлеш кертә, бар күңелен биреп нәтиҗәле һәм уңышлы эшләп килә. Алар район күләмендә үткән һәр чараның уртасында “кайный”, - диде Гөлфия Шәисламова үз чыгышында.

Балаларның туган телләрне сыйфатлы өйрәнү максатында мәктәпләрдә туган телләр кабинетлары булдырылган, балалар бакчаларында туган телләр почмаклары җиһазландырылган. 2019нчы елдан республикада Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү оешмаларының  туган телләр кабинетларын мультимедиа комплексы белән җиһазландыру өчен сертификатлар тапшырды. Балтач районында 3 мәктәп шундый сертификатка ия булды. Мондый ярдәм  укыту сыйфатын яхшыртачак һәм укучыларда туган телләрен өйрәнүгә кызыксыну арттырачак.

Һәр елны башкорт теле һәм әдәбияты буенча олиипиада үткәрү матур традициягә әверелде.  Быел биредә авыл мәктәпләреннән 37 укучы көч сынашкан. Шуларның өчесе республика этабында катнашты. Штәнде урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Юлия Асрарова (укытучысы Рәмзия Вәлинурова) призер булды.

“Урал батыр” эпосын яттан сөйләү буенча зона бәйгесендә үткән елда Элиза Гайниәхмәтова, ә 2024нче елда Фәридә Миңнегалиева беренче урынны яулады.

2023нче елның апрель аенда районда беренче тапкыр якташыбыз, филолог, язучы, филология фәннәре докторы, профессор, Салават Юлаев исемендәге республика премиясы лауреаты Әхнәф Харисовка багышланган “Харисов укулары”  конференциясе үтте. Монда Уфаның Октябрь районы Бакалы, Тәтешле, бүздәк, илеш, Кырмыскалы, Аскын, Караидел, Балтач районнарыннан килгән алдынгы карашлы җитәкчеләр, иҗади рухлы укытучылар, актив укучылар катнашты.

2023нче елда районда республика күләмендә өч зур чара үтте. 23-24нче мартта “Йәш килен” республика этно-конкурсында 10 районнан һәм Ырынбур өлкәсеннән 11 конкурсант катнашты.

Тагын да чагу бәйрәмнәрнең берсе – 1нче июльдә V “Табынфест” төбәкара Табын ырулары яшьләре фестивале. Биредә Архангел, Авыргазы, Гафури, кырмыскалы, Учалы, Тәтешле, Әбҗәлил, Аскын, Дәүләкән, Салават, балтач районнары, шулай ук Ырынбур һәм Чиләбе өлкәләре яшьләре “Табын сылукае”, “Табын батыры” бәйгеләрендә көч сынашты.

Сентябрь аенда Аскын районында “Башкорт йолалары варислары” беренче ачык халык иҗаты фестивале үтте. Онытылып барган халык уеннарын, йолаларын, гореф-гадәтләрен тергезү, аларның үзенчәлекләрен ныгыту һәм үстерү максатында оештырылган чарада район мәдәният сараеның “Малан” мишәр фольклор коллективы (җитәкчесе Гөлназ Галләмова) “Уен” конкурсында II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. “Баһадир” батырлар бәйгесендә Балтач районы командасы Гран-при яулады.

Җыелышта шулай ук  Иске балтач 2нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Земфира Шәйхинурованың “Район мәктәпләрендә башкорт телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүне оештыру һәм укытуның әһәмияте”, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафутдиновның “Армрестлинг буенча “Танып батыры” бәйгесе үткәрү”, эшкуарлык һәм туризм буенча баш белгеч Айсылу Җиһангированың “Башкорт халкының милли герое Салават Юлаев исемен Балтач җирендә мәңгеләштерү” темаларына чыгышлары тыңланды.

Шулай ук агымдагы елның ноябрендә Уфада үтәчәк “Бөтендөнья башкортлары корылта” VI съездына делегатлар сайланды.  Район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев,  Балтач районы башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлфия Шәисламова, район мәдәният сарае хезмәткәре Гөлназ Галләмовалар кандидатуралары халык тарафыннан бертавыштан хупланды.

Балтач районында мәдәни мирасны торгызу эшендә актив катнашканы, башкорт халкының традицияләрен саклаганы һәм пропагандалаганы өчен район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары  Инзилә Гасыймҗанова Рхмщт хатларын тапшырды.

Җыелыш ахырында Гөлчирә Хөрмәт кызы утырышның резолюциясе белән таныштырып үтте. Ары таба барлык тәкъдимнәр һәм өстәмәләр дә исәпкә алынып, резолюция  кабул ителде.

Автор:
Читайте нас