Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 Май , 13:46

Ветераннарны котлаудан көн башланды

9нчы май көнендә иртәнге сәгатьтән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев районыбызның хөрмәтле ветераннарын котлады.

Ветераннарны котлаудан көн башланды
Ветераннарны котлаудан көн башланды

"Җиңү Көненең 79 еллыгы иртәсендә генерал Шәйморатов орденын Бөек Ватан сугышы ветераны Әхвәс Габделхакович Габделхаковка тапшырдым.
Шушы көннәрдә фронтовик үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бәйрәм белән, Әхвәс Габдулхакович! Горурланабыз!"—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә пост урнаштырган. 

Янә бер пост ветеран укытучыны тәбрикләп: "Җиңү көне белән Бөек Ватан сугышы ветераны, Балтач районының Почётлы гражданины, халык мәгарифе отличнигы, шагыйрь Әхнәф Мазгарович Мазһаровны котладык. Безнең өчен ветераннар белән очрашу, аларның сугыш турында сөйләгәннәрен тыңлау, халкыбызның нинди авырлыклар кичергәнен, бабаларыбызның  рухы нинди көчле булганлыгын, немец армиясен җиңеп, сугыштан соң җимереклекне торгызу, Ватан файдасына хезмәт итү турында сөйләүләре кыйммәтле һәм мөһим!"

Вакыт узу белән санаулы гына калган ветераннар белән аралашу үзе зур вакыйга. Язмышларында ил тарихы чагыла бит. Һәммәсе дә ихлас соклануга лаек шәхесләр!

 

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: