Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 октябрь 2023, 15:37

Быел 111нче сабый тууы турында таныклык алганнар

Һәр сабыйга бәхет телибез. Районыбыз киләчәге ул балалар кулында.

Быел 111нче сабый тууы турында таныклык алганнар
Быел 111нче сабый тууы турында таныклык алганнар

Быел Балтас ЗАГС бүлегендә 111нче сабый тууы турында таныклык бирелгән. 

"Штәнде авылыннан Сафутдиновлар Ленар һәм Лидия гаиләсендә күптән түгел аларның уллары туды! Динур, малайга шундый исем кушканнар, өченче бала. Улының тууы турындагы документны әнисе Лидия Рифхәт кызы алган. Ленар белән Лидияне гаиләгә өстәлү белән котлыйм! Динур сезгә шатлык китерсен ! Гаиләгезгә иминлек, күп шатлыклы вакыйгалар һәм бәхет телим!"-дип язган район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.

Һәр сабыйга бәхет, сәламәтлек телибез. Районыбыз киләчәге ул балалар кулында.

 

Автор:
Читайте нас: