Юлбарыс-аспирант Антон, акыллы суслик, кырмыска Умняшкин, профессор Мяус — талисман.фән.рф сайтында 40 герой тәкъдим ителгән. Ошаганны сайлагыз һәм 15 сентябрьгә кадәр тавыш бирегез. Киләсе этапта биш эш узачак. 27 сентябрьгә кадәр унъеллык фән һәм технологияләр координация комитеты әгъзалары талисманны сайларлар. Җиңүченең эшен ноябрьдә «Сириус»та III Яшь галимнәр конгрессында күрсәтәчәкләр. Россиядә фән һәм технологияләр унъеллыгы 2031 елга кадәр дәвам итәчәк. Ул укучыларны һәм студентларны тикшеренү һәм эшләнмәләр өлкәсенә җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Ә Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Фән һәм университетлар» милли проекты яшь галимнәр өчен яңа лабораторияләр һәм заманча җиһазлар турында кайгыртачак.