

Чәчәкләр-безнең зур планетада, дөньяның барлык почмакларында үскән гаҗәеп үсемлекләр. Чәчәкләр ярдәмендә безнең дөнья табигый буяулар белән тула. Чәчәкләр кәефне күтәрә, тынычландыра һәм иң уңай эмоцияләр уята ала. Район мәдәният сарае мәйданында чәчәкләр бәйрәмендә катнашучылар моны үз мисалларында билгели ала. Балтач районында "Гаилә" хезмәте хезмәткәрләре бик теләп актив катнаштылар. Алар гаилә бөтенлеге, гаиләдә чәчәккә тиң балаларның тыныч мохиттә үсүе, яхшылык мәңгелек булуын дәлилләргә кирәкмәвен, ул табигый булуын эшләрендә һәрчак дәлилләп торалар. Якты күңеллеләр матурлыкка гашыйк булучан. Ә чәчәкләр үзе матурлык иленә тиң. Гөлләмәләрдәгечә гаиләләр матур булсын, ди "Гаилә" хезмәте хезмәткәрләре.