Яңалыклар
17 июль 2023, 08:53

Урамда ташландык бала тапкан

Үз йомышы белән күпкатлы йортлар яныннан ашыгып баручы хатын ташландык балага тап була.

Күренгән җәрәхәтләр булмаган баланы күргән хатын махсус хезмәтләрне чакыра. Медицина хезмәткәрләре бер яшьлек бала саулыгын тикшерәчәк.

Бераздан баланың 24 яшьлек әнисе ачыклана. Ул  Мәскәүдәге Авыл хуҗалыгы урамындагы йортта яши. Ул ниндидер бер вакытта ул, баласын йоклап киткәнен әйтә. Ә караучысыз калган  сабый 4 каттан егылып төшкән.  16 июльдә була бу хәл. Яшь баланы тәүлек буена карарга кирәклеге билгеле. Курку белмәс бала 4 каттан егылып төшеп исән-имин калуы шатлыклы вакыйга. Башкача да булырга мөмкин иде. Җәйге эссе көннәрдә балалы гаиләләргә тәрәзәләрне  шыр ачу хәвефле.

Автор:
Читайте нас