Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 июнь 2023, 11:05

Җитмеш ел иңне иңгә терәп үтелгән гомер

Яшь пар гаилә корганда: "Алтын, бриллиант һәм башка туйларыгызны бергә каршы алыгыз!"—дип телиләр.  Римма Гадел кызы Ильясова һәм  Гафурҗан Фәтхинур улы Фәтхуллиннар гаиләсе бергәләшеп гомер йомгагын сүтә башлауларына да җитмеш ел гомер үткән. 

Җитмеш ел иңне иңгә терәп үтелгән гомер
Җитмеш ел иңне иңгә терәп үтелгән гомер

   

Яшь пар гаилә корганда: "Алтын, бриллиант һәм башка туйларыгызны бергә каршы алыгыз!"—дип телиләр. Һәр юбилей елының үз исеме— көмеш, энҗе... Бу әлеге төшенчәләр. Xәер, туй көннәрен билгеләми ахыр көнгә кадәр бергә яшәүчеләр күп. Ул вакытларда иң беренче урында эш булган...

БАССРның атказанган табибы  Римма Гадел кызы Ильясова һәм Xезмәт Кызыл  Байрагы, ике "Почёт билгесе" орденнары кавалеры Гафурҗан Фәтхинур улы Фәтхуллиннар гаиләсе бергәләшеп гомер йомгагын сүтә башлауларына да җитмеш ел гомер үткән. Әйткәндәй, җитмеш ел бергә яшәү—"Бәрәкәтле туй"  дип атала икән. Тәҗрибәле гаиләгә тик бер сорау. Гаилә башлыгының тугры тормыш иптәше Римма Гадел кызыннан хезмәт, эш барышы турында түгел, ә озак еллар  тату булып бергә яшәү серләре турында кызыксындым.

—Гаиләнең үрнәге итеп үз әти-әниемне алдым. Озак еллар бергә тату яшәделәр. Дөнья мәшәкатьләре белән кайчак әни кызып китә иде. Тик әти бик тыныч булды. Шуңа һәр сорау үзенчә тавыш-тынсыз хәл ителә килде. Үсмер чакта үземнең гаиләмне күз алдына китерә идем. Гомер буе бер кеше белән яшәргә булсын иде. Балаларымны тиргәмәс идем, дип киләчәкне күзаллый идем.

Сез  гаилә корганчыга кадәр озак очрашып йөрдегезме?

— Нибары ике ай гына. Сүзендә торучан, җитди, җаваплы булуы минем өчен иң мөһим сыйфатлар. Егеттә бу  булганга Гафурҗанның тәкъдимен кабул иттем.  Һәм  бүген дә әйтә алам, һич ялгышмаганмын.

—Бары да Сез уйлаганча бардымы?

—Дөнья булгач төрле мәсьәләләр туып тора инде ул. Мин аңа "сөйләшәсем бар"дип мөрәҗәгать итә идем... Аның белән сорауларны бергәләшеп хәл итә итәбез. Үзарә таләпчәнлек сүз башында ук. Бер-беребезнең холыкларыбызны кабул итеп, юл биреп гомер итәбез.

Тормышта эш таләбе беренче урында — аның  турында сүз дә юк.  Гомер бәйрәмнәрдән генә тормады. Сынаулары да бихисап булды. Барысын да бергә җиңеп үткәрә алганга мөнәсәбәтләребез ныгыды гына.

Ике дистә елдан артык Гафурҗан Фәтхинур улы район белән җитәкчелек итте. Сез халык сәламәтлеге сагында дүрт дистә ел көч салгансыз. Гаилә ныклыгы өчен эшне алгы планга кую комачауламадымы?

—Юк, барысы да бергә үрелеп барды. Ир-ат өчен үзен эштә табу мөһим булуын мин аңлый идем. Ә халык сәламәтлеге  буенча бер вак сорау булмавын тормыш иптәшем кабул итте.  

—Димәк, уртак фикер сезне бәрләштергән. Гаилә ныклыгына нәрсә йогынты ясый?

— Бер-береңне аңлау  һәм яклау кирәк. Балаларга ныклы тәрбия бирү мөһим. Кечкенә чакларында аларның киләчәгенең нигезе салына. Газизләрне сөю мохитендә тәрбияләргә кирәк.

—Гаилә дәвамы турында сөйләгезче.

—Безнең ике кызыбыз, өч оныгыбыз, алты туруныбыз бар. Һәркайсы  кунакка килеп, хәлебезне белеп тора. Даими аралашабыз. Xәзер элемтә бик яхшы. Ярдәм итеп торалар. Аларда— киләчәгебез, өметебез, —дип сорауларыма  тулы җавап бирде.

 

 Олы тәҗрибәгә ия пар, "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаленә ия Гафурҗан Фәтхинур улы һәм Римма Гадел кызы яшьләргә үрнәк булырлык. Санаулы кешеләргә мондый бәхет тия. "Бәрәкәтле туй" да әле чик түгел. Зур ихтирамга лаек остазларга озын гомер, күңел тынычлыгы телибез.

 

                                                                                                                          

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: