Аннары күз яшьләрем чишмә булып түгел, елга булып ага башлады, бөтен тәнемнән җылылык йөгереп үтте, ә йөземдә – елмаю. “Зөбәй” дип миңа Җәүдәт кенә үз итеп дәшә иде. Мин аның тавышын да башка беркемнеке белән дә бутамыйм. Шулай елмая биреп, телефон трубкасын күкрәгемә кысып елап утырам, ә хезмәттәшләрем миңа матчасы киткән кешегә караган кебек карый, нәрсә булганын аңлый алмый.
Юк, миңа куркыныч түгел иде, киресенчә, ничектер рәхәт, җылы… Аның телефоннан дәшүен Җәүдәтнең хушлашу шалтыратуы икәнлеген аңладым.
Берничә көннән эш телефоныма кергән шалтыратулар исемлеген карарга булдым, ә сәгатен-минутын мин төп-төгәл беләм, чөнки озак та үтмәстән бу хакта ахирәтемә смс язган идем. Ни гаҗәп, телефонда Җәүдәтнең телефон номеры сакланмаган иде! Мин, күкләргә карап, елмаеп куйдым, аның янәшәмдә булуын мин аңлый һәм тоя идем…
Бу язмага Интернетта комментарийлар да калдырганнар
Зәмзәмия: “Үземнең күз алдында җан биргәч, нәнәмнең үлемен бик авыр кичердем. Бу мизгелләр бик озак күз алдымнан китмәде, хәер, моны мин әле дә кичә генә булган кебек хәтерлим.
Бервакыт чирләп киткәч, температурам күтәрелде, берни дә ашыйсым килми. Әни вакыт-вакыт температурамны үлчи, ул бик югары иде, беразга гына төшеп ала да тагын күтәрелә. Шулай төнлә әни чираттагы тапкыр градусникны куйды да ятып торырга булды. Бераздан коты очып йөгереп килгән. “Ни булды?” – дим. Ул йоклап киткән дә төш күргән, нәнәм аңа: “Кызым, тор, Зәмзәмия янына бар!” – дигән икән…”
Гөлбостан: “2008 елны каршылагач, Яңа ел каникулларына гаиләбез белән авылда яшәүче картәти һәм картәни янына кайттык. Ә декабрь азакларында әниемнең сыйныфташ кызы вафат булып, аны җирләргә кайтып килгән иде инде.
Ике көн үткәч, төнлә тәрәзә шакыдылар.Әни урам як тәрәзәсеннән кем килүен күрергә тырышып караса да, ул хатын арты белән торган, танып булмаган. Шуннан соң, әллә апа килдеме икән, дип, урамга чыгып китте. Анда да беркем дә күренмәгән. Кире кергәндә капканы япкан чакта аның колагына кемдер пышылдаган: “Ә син бердәнбер кеше булдың. Онытмагансың. Рәхмәт сиңа!”
Рәмзәлүн: “Бу хәл күрше өлкәнең бер шәһәрендә булды. Анда бер-берсен бөтенләй белмәгән ике гаиләдә Саша исемле егет белән Оля исемле кыз үсәләр. Саша армия хезмәтенә алынгач, Әфганстанга эләгә һәм өч айдан һәлак була. Туганнары аның мәете кайтып җиткәнне көткән арада икенче гаиләдәге Оля кинәт кенә вафат була.
Оляны җирләгәннән соң күп тә үтмәстән аның әнисе төш күрә, анда кызы үзенә туй күлмәге сатып алуны һәм пәнҗешәмбе көнне сәгать 15.00дә вокзалга киләчәк поездны каршы алып, шунда күлмәкне Сашаның табутына салуны үтенә.
Иртән Оляның әти-әнисе әлеге төшкә бик аптырый, шулай да кызларының гозерен үтәргә була һәм шулай эшли дә: вокзалга барып, туй күлмәген Сашаның әти-әнисенә тапшыралар. Шунда гына аларга балаларының электән бер-берсен яратышып йөргәннәре ачыклана…
Сашаны җирләгәннән соң тугыз көн үткәч, егетнең әтисе төшендә улын һәм Оляны күрә. Яшьләр анда кавышуларын һәм бергә бик бәхетле булуларын әйтә. Менә шундый хәлләр булмый, үлгәннән соң тормыш юк, һәм, гомумән, бу дөньяда мәхәббәт тә юк, дип әйтеп кара инде!..”