Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 декабрь 2022, 17:18

Шәфкатьлеләр ярдәме

МХОда катнашучы егетләргә  даими ярдәм  итүләре сокландыра.

Шәфкатьлеләр ярдәме
Шәфкатьлеләр ярдәме

"Дөнья битараф булмаган, кайгыртучан, читтән генә үтеп китә алмаган, һәрвакыт ярдәм итәргә һәм ярдәм күрсәтергә әзер кешеләрдә тора. Иске Балтач авылында яшәүчеләр Валерий Муллаян улы һәм Миләүшә Арсланбәк кызы Әхмәтҗановлар үзләре  МХОда катнашучы мобилизацияле егетләргә даими ярдәм күрсәтәләр. Шулай ук Гайсин З.Ф. егетләргә 15 литр бал биреп җибәргән. Ышаныч, кайгырту һәм катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезнең ярдәм бик кирәкле һәм беркайчан да онытылмас"— дип язган  "Гаилә" хезмәтендә көч салучылар.

Күңел җылысын кушып җибәргән әйберләре, туган яктан читтә МХОда катнашкан ир-егетләргә үтә мөһим. Туган якта алар турында кайгыртып, изге теләктә булучыларны хәтерләтә аларның ярдәм йөзеннән бирелгән әйберләре. Ихлас кешеләр якташларыбызга рухи көч өсти кебек. Гамәлләре сокланырлык .

 

Шәфкатьлеләр ярдәме
Шәфкатьлеләр ярдәме
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: