Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 август 2022, 15:26

Көмьязыга юл ремонтлана

Әлеге вакытта Көмьязыга юл тулы куәт белән ремонтлана. Башкарылган эш шатландыра.

Көмьязы авылына юлда ремонт эше актив бара. Куәтле техника эшкә җәлеп ителгән. 4 километр юлга  асфальт түшәләчәк. Җәйнең соңгы көннәре эссе тора, көчле явым-төшем булмаганга эш темпы югары. Түшәлгән асфальт сыйфаты мондый шартларда эш башкарылган очракта югары булыр.

Районыбызда елның елында асфальтлы юллар, урамнар саны артуы яхшы хәбәр. Һәркайсыбыз аңа шатлана гына. Димәк, яшәү сыйфаты да арта дигән сүз. Шундый шатлыклы вакытлар киләчәктә дә күп булсын.

Көмьязыга юл ремонтлана
Көмьязыга юл ремонтлана
Көмьязыга юл ремонтлана
Көмьязыга юл ремонтлана
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: