Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 июль 2022, 13:57

Пенсионерлар өчен яңа льгота булырмы?

Пенсионерларны мирас буенча алынган торакны теркәгәндә пошлинадан азат итәргә тәкъдим ителде.   

Пенсионерларны мирас буенча алынган торакны теркәгәндә пошлинадан азат итәргә тәкъдим ителде. Мондый мөрәҗәгать белән РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяковка депутат Евгений Федоров чыккан. Бу хакта РИА Новости сайты хәбәр итә.

Гражданнар күчемсез милеккә хокукларны теркәгән вакытта ике мең сум түләргә тиеш. Әмма пенсионерлар өчен бу сумма шактый зур, дип ассызыклады депутат.

"Әгәр милек мирас нәтиҗәсендә алынган булса, пенсия яшендәге гражданнарны торакны үз исемнәренә теркәгән вакытта пошлинадан азат итүегезне сорыйм", — диелә Федоровның хатында.

Депутат билгеләп үтүенчә, мондый хәл күп очракта өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш иптәше үлгәннән соң килеп чыга.

 

Автор:
Читайте нас: