Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 июнь 2022, 22:30

Дәүләт Думасы пенсияләрне 10 процентка индексацияләү турында закон кабул итте

Кемнәргә тиешле пенсияләр индексацияләнәчәк?

Русия Дәүләт Думасы соңгы, өченче укылышта хәрби пенсионерларның пенсияләрен 10 процентка индексацияләү турында закон кабул итте. 

"Яңа закон белән гамәлдәге законнарга мөһим һәм принципиаль үзгәрешләр кертелә. Шулай итеп, Русия Президенты йөкләмәсен үтәү максатыннан хәрби пенсиянең күләме 2022 елның 1 июненнән 10 процентка индексацияләнәчәк», - дип хәбәр итте Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе отставкадагы генерал-полковник Андрей Картаполов.

Закон үз көченә кергәч, хәрби пенсионерлар яңадан исәпләнгән пенсия алачак, дип тә өстәде ул.

Моннан тыш, хәзер вазифаи бурычларын үтәгәндә хәрби хезмәткәр һәлак булган очракта, шул исәптән чакырылыш буенча хезмәткәрләрне дә кертеп, мәҗбүри иминият түләве тиешле затлар исемлегенә алар балигъ булганчы кимендә биш ел дәвамында хәрби бурычлыны тәрбияләгән яисә карап торган гражданнар кертелә.

Моннан тыш, сәламәтлеге буенча яраксыз дип табылган, ә моңа кадәр дәүләт бүләкләре яки сугышчан хәрәкәтләр ветераннары булган кешеләр өчен хәрби хезмәтнең яңа тәртибе урнаштырылачак. Хәзер мондый хәрби хезмәткәрләр эштән чыгарылырга тиеш.

Яңа төзәтмәләр үз көченә кергәннән соң, мондый гражданнар аерым хәрби вазифаларда хезмәт итә алачак. Әмма шул ук вакытта теләгән вакытта китә ала һәм бер тапкыр махсус түләү алу мөмкинлеге була.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: