Төбәктә чәчү кампаниясе планга ярашлы бара. Яңгырлар файдага гына, дым җиргә сеңеп бара. Бүгенге явым-төшем чәчүлекләр үсеше өчен җитәрлек дәрәҗәдә,- дип билгеләде Республика белән идарә итү үзәге киңәшмәсендә БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Республиканың 43 районында чәчү эшләренең яртысыннан артыгы башкарылган. Кырмыскалы, Авыргазы, Әлшәй, Илеш һәм Стәрлетамак районнарында планның 85 проценты үтәлгән.
Республика аграрийлары техника паркын, шул исәптә лизинг программалары буенча да, яңартуларын дәвам итә. Быел гыйнвар-апрельдә 3,4 млрд. сумга 1 мең авыл хуҗалыгы машинасы һәм корылмасы сатып алынган. Авыргазы, Әлшәй, Дәүләкән, Кырмыскалы һәм Чишмә районнарында бу эшләр аеруча җитез бара.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров авыл хуҗалыгы министрлыгына техниканы аз сатып алган районнардагы хәлләрне тикшерергә, кирәк булган очракта хуҗалыкларга кирәкле оештыру ярдәмен күрсәтергә кушты.
- Без авыл хуҗалыгы эшчәннәренә һәрвакыт иңебезне куярга әзербез. Яңа техникалар аларга нәтиҗәле эшләргә булышачак,- диде Радий Хәбиров.