Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 апрель 2022, 11:49

Мәхәббәт һәм татулык мохитендәге гаиләдә унөченче бала дөньяга килде

Альбина Хәйдәршина, 13 бала әнисе, ике оныгының  зур әнисе. Тормыш иптәше Винер Флүр улы белән бергә балаларны дус һәм хезмәт сөючән итеп тәрбиялиләр.Өлкән кызлары Элитага —27 яшь, ә кече уллары Байрас  апрель аенда дөньяга килде. 

Хәйдәршиннар гаиләсендә балалар мәхәббәт һәм татулык мохитендә көн итә.

 Өлкән кызлары Элитага —27 яшь, ә кече уллары Байрас  күптән түгел апрель аенда дөньяга килде. Элита Исхакова кияүдә, ире белән бергә алар Бөре шәһәрендә яшиләр. Элита мәктәптә эшли, ул технолог буларак мәктәп укучыларын тукландыру мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Икенче улы Артур, БДАУ тәмамлаганнан соң төзелеш белән шөгыльләнергә карар кылган. Бу һөнәр һәрвакыт актуаль. Алар әтисе белән бергә Уфа шәһәрендә төзелеш компаниясендә эшлиләр. Альмир Уфа дәүләт нефть-техник университетын тәмамлаганнан соң "Росавтодор"да хезмәт биографиясен инженер сыйфатында башлаган. Хәзер ул армиядә хезмәт итә. Олылар кечкенәдән волейбол белән мавыкканнар. Спортчы Альмир очраклы гына Десант гаскәрләрендә хезмәт итми.

Ә уллары Айгизне балтачлылар аның мәктәп елларыннан ук гаҗәеп оста җырчы буларак беләләр. Уфа сәнгать училищесы студенты укытучыларын үз җиңүләре белән сөендерә. Ул һәм аның энесе Айназ гер спортында яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Айназ автотранспорт техникумында укый. Кече кызлары Айзилә (10нчы сыйныф) бик матур рәсем ясый, Нурсилә (8нче сыйныф) яхшы җырлый, Инзилә (5нче сыйныф) биюләр белән шөгыльләнә. Районның нәфис  гимнастикалары командасы составында Айгүзәл (1нче сыйныф) күп тапкырлар җиңүгә иреште. Айнур (3нче сыйныф) шулай ук халык биюләрен ярата. Аларга  бер төрле таләп яхшы укырга кирәклеген беләләр. Назгөл (5 яшь) һәм Ислам (3 яшь) балалар  бакчасына йөриләр.

Альбина балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнә. Алар ире белән һәр бала тормышта үз урынын табар дип хыяллана. Балаларның өстәмә дәресләре күп вакытны ала. Әмма нәтиҗә бар һәм бу шатландыра. Ә бу бик мөһим. Хәйдәршиннар фикеренчә, балаларның ял итүе мөһим. Һәр ел кыш көне алар йорты янында тау күтәрелә. Иң кызыгы шул, аларның урамнарыннан барлык балалар да бу чорны бик теләп көтәләр.Тау шуарга, уйнарга теләп монда җыелалар. Ата-аналары шуңа тату гаиләгә рәхмәтле. Укырга, эшләргә, ял итә белергә дә кирәклеген аңлыйлар һәммәсе...

Тынгысыз Xәйдәршиннарның балиг булган балалары үз юлын тапкан, студентлар еш кайтып йөри. Гаиләдә әле җиде бала әти-әни янында, кече энеләрен карашырга кулалмаш алар. Һәр эшне бергәләшеп башкарганга күрә, бер башлангычтан да шөрләмиләр.  Тормыш куйган мәсьәләләрне җиңәргә өйрәнгән балалар җәмгыятьнең лаеклы кешеләре булып үсүләренә иманым камил

Мәхәббәт һәм татулык мохитендәге гаиләдә унөченче бала дөньяга килде
Мәхәббәт һәм татулык мохитендәге гаиләдә унөченче бала дөньяга килде
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: