Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 март 2022, 13:32

"Алтын гаишник" үз милегеннән мәхрүм ителгән

Башкортстан Югары суды Ленин район суды карарын үз көчендә калдырган, аңа ярашлы Шәйбәков һәм аның гаилә әгъзалары фатирларыннан, коммерция офисларыннан, зур суммада акча һәм ике кыйммәтле автомобильдән колак каккан.

"Алтын гаишник"  үз милегеннән мәхрүм ителгән
"Алтын гаишник" үз милегеннән мәхрүм ителгән

Законсыз алынган күчемсез милеген яшерү өчен "Алтын гаишник" аны туганнарына рәсмиләштергән булган. Әмма алар суд аша үзләренең биләү хокукын расларга омтылып караса да, бернинди дәлил дә таба алмаганнар. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының районара теркәү-имтихан бүлегенең элекке начальнигына карата җинаятьчел берлек оештыру һәм ришвәтчелек факты буенча җинаять эшләре кузгатылды.

Моңа карата "Алтын гаишник"ның фикере билгесез, чөнки ул әле һаман табылмаган.

 

Чыганак: ufa1.ru

Фото 

Автор:
Читайте нас в