Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 март 2022, 08:18

Табигый газ дустанә мөнәсәбәттә булмаган илләргә бары тик рубльләрдә сатылачак

Владимир Путин табигый газны дустанә мөнәсәбәттә булмаган илләргә тик рубльләрдә сатуны йөкләде.

РФ Президенты Владимир Путин белдергәнчә, Россия чит ил валюталарыннан баш тартып, шул исәптән доллар һәм евро, табигый газны дустанә мөнәсәбәттә булмаган илләргә сатканда рубль белән исәп-хисап тотачак. Бу хакта ТАСС  хәбәр итте. 

Россия Президенты илнең элек төзелгән контрактларда каралган күләмнәр һәм бәяләр нигезендә башка дәүләтләргә газ җибәрүне дәвам итәчәгенлеген билгеләп узды.

Бу чыгыштан соң, доллар бәясе 100 сумга кадәр төште.

 

Автор:
Читайте нас: