Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 март 2022, 16:44

“Үлемсез полк” акциясе нинди форматта узачак?

Быел “Үлемсез полк” акциясе традицион форматта узачак.

Бу карар  “Русиянең Үлемсез полкы” хәрәкәтенең төбәк штабы киңәйтелгән утырышында кабул ителде.

Чара гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау  министры Ленара Иванова һәм  “Русиянең Үлемсез полкы” хәрәкәтенең БРдагы төбәк штабы җитәкчесе Вадим Курилов рәислегендә үтте.

Республиканың муниципалитетларында “Үлемсез полк”ның колонналары тезелүнең вакыт кысалары  (10.00-11.00),

Республика буенча Тынлык минуты (11.00-11.12) 

Колонналар хәрәкәте башлану (11.12-13.00) билгеләнгән.

Башкортстанда “Үлемсез полк” акциясе 2014нче елда үткәрелә башлады. 2020 һәм 2021 елларда пандемия белән бәйле акция дистанцион форматта узган иде. 

 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:
Читайте нас: