Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 март 2022, 18:56

"ВКонтакте"да хәзер интернет - кибет ачырга мөмкин

«ВКонтакте»  эшкуарларга ярдәм итү өчен «Бизнес ВКонтакте» платформасын ача.

Интернет-кибетне эшли башлау өчен бизнес битен ачу һәм товарлар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат кертү җитә. Махсус конструктор ярдәмендә төркемнән бушлай үз сайтыңны булдырырга мөмкин.

Товарлар өчен Русия банкларының карталарын кабул итүче VK Pay аша түләргә була. Шулай ук Boxberry һәм СДЭК почта аша башка төбәкләргә илтергә мөмкинлек бирә.

Тулырак мәгълүмат: https://vk.company/ru/press/releases/11108/

Автор:
Читайте нас: