Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 март 2022, 13:01

Фейк өчен иректән мәхрүм ителү срогы унбиш елга кадәр тәшкил итәргә мөмкин

Дәүләт Думасына Җинаять җаваплылыгы кодексына ялган мәгълүмат тараткан өчен җәза турында төзәтмәләр кертелде. 

Русия коралланган көчләре  турындагы фейкларны уйлап чыгару һәм тарату өчен өч елга кадәр төрмә срогы янарга мөмкин. Вазифа биләгән кеше яисә оешкан төркем бу җинаятьләрне интернет яисә башка басма мөмкинлекләрне кулланып кылса, биштән алып ун елгача иректән мәхрүм ителү куркынычы бар.  

“Бу аерым закон проекты түгел, төзәтмә генә. Аны беренче укуда карадык. Безнең төзәтмәләр кертү мөмкинлегебез бар. Якын арада алар кертелер дип өметләнәбез. Фейкларны таратучы аларның ялган икәнен белгән очракта,  фейк таралганнан соң  җәмәгатьчелек өчен хәвефле вакыйгалар булса, иректән мәхрүм ителү срогы унбиш елга кадәр тәшкил итәргә мөмкин”, – диде депутат Василий Пискарёв.

bashinform.ru

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: