Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 декабрь 2021, 11:53

Башкортстанда грипп аркасында Яңа ел каникуллары озайтылырмы?

Башкортстан властьлары мәктәп укучыларының авыруы буенча статистика начар булган очракта, мәктәп кышкы каникулларын бер атнага озайтылырга мөмкин.

Бу хакта РИА Новости га республика башлыгы Радий Хәбиров белдергән.

"Әгәр без укучыларның чирләвен тоябыз икән — әле үк сезонлы грипп башлана — ул чакта без, бәлки, тагын бер атнага каникулны озайта алабыз. Алай гына да түгел. Чөнки без инде көзге каникуллар буенча шулай эшләдек, бу бик уңай нәтиҗә бирә", - дигән Хәбиров

Төбәктә коронавирус чикләүләрен катгыйландыру яки яңа ел алдыннан локдауны кертү планлаштырылмыймы, дигән сорауга агентлык әңгәмәдәше кире җавап биргән.

“Без әлеге вакытта чикләүләрнең балансланган системасы дип саныйбыз, барлык кирәкле чараларны да без кабул иттек” - дигән Хәбиров.

Аның сүзләренә караганда, төбәк әлеге вакытта инфекциягә каршы көрәш буенча Федераль штаб бәяләве буенча хәвеф зонасында тормый.

Газим Талипов фотосы

Башкортстанда грипп аркасында Яңа ел каникуллары озайтылырмы?
Башкортстанда грипп аркасында Яңа ел каникуллары озайтылырмы?
Автор:
Читайте нас: