Балтач таңнары
+14 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 июнь 2021, 15:31
Русиядә яңа туган сабыйларны 36 генетик авыруга тикшерәчәкләр
Русиядә яңа туган балалар 36 авыруга неонаталь скрининг узачак.Кулаков исемендәге үзәкнең репродуктив генетикасы институты директоры Дмитрий Трофимов фикеренчә, мондый чаралар сабыйлар үлемен 15 процентка киметәчәк. #сабыйлар, #сәламәтлексаклау, #сәламәтлек, #киләчәк. Теманың дәвамы сайтта:
Русиядә яңа туган балалар 36 авыруга неонаталь скрининг узачак. Бу хакта РФ хөкүмәте премьер-министры Михаил Мишустин Кулаков исемендәге акушерлык, гинекология һәм перинатология фәнни-тикшеренү институтындагы киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәйтелгән скрининг гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтү дәүләт гарантияләре программасына кертеләчәк. Кулаков исемендәге үзәкнең репродуктив генетикасы институты директоры Дмитрий Трофимов фикеренчә, мондый чаралар сабыйлар үлемен 15 процентка киметәчәк. "Ун ел эчендә тугыз меңнән артык балалар тормышы сакланачак. Гаиләләр алга таба гаиләне планлаштырганда кирәкле квалификацияле медицина-генетик ярдәм ала алачак. Шулай ук стационар һәм реанимация бүлекләренә йөкләнеш кимиячәк ", - дип ачыклык кертте ул. Хәзерге вакытта бала тудыру йортында сабыйлардан биш нәсел авыруына анализ ясала. 15 ел эчендә 20 млн баланы тикшергәннәр, авырулар якынча 15 мең кешедә ачыкланган. Русиядә неонаталь скринингны 1993 елдан бирле үткәрә башладылар, ул вакытта бу нибары ике авыру иде.
Чыганак:
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши