Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 август 2020, 17:58

Балтачлылар игътибарына: эшсезлек буенча пособие кимиячәк

Башкортстанда 1 сентябрьдән эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1725 сум тәшкил итәчәк (май аеннан август аена кадәр аның күләме аена 5175 сум тәшкил иткән).

Башкортстанда 1 сентябрьдән эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1725 сум тәшкил итәчәк (май аеннан август аена кадәр аның күләме аена 5175 сум тәшкил иткән).
Бу хакта БР Хезмәт министрлыгы хәбәр итә.
Шулай ук пандемия вакытында билгеләнгән һәр балигъ булмаган балага 3000 сум күләмендә пособие түләү дә туктатылачак.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, 2020 елның 1 мартыннан эштән азат ителгән һәм билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнарга пособие күләме «Русия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» гы закон нигезендә, аерым алганда, соңгы өч айда мәшгульлек, урта эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр 12 ай эчендә хезмәт мөнәсәбәтләре чорын һәм башка шартларны исәпкә алып билгеләнәчәк.
Материаллар panoramarb.ru һәм bashinform.ru буенча әзерләнде
Читайте нас: