Яңалыклар
18 Мая 2020, 13:49

Башкортстанда Ураза гаетен онлайн режимда бәйрәм итәчәкләр

Бүген, 18 майда, Башкортстан хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров Ураза бәйрәменә багышланган чараларның ничек узуы турында сөйләде.

Бүген, 18 майда, Башкортстан хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров Ураза бәйрәменә багышланган чараларның ничек узуы турында сөйләде.
Быел мөселман бәйрәме традицион массакүләм җыеннардан башка узачак, дип белдерде башлык.
«Без дини хезмәткәрләр белән консультацияләр уздырдык һәм югары әзерлек режимын кертү турындагы Указ нигезендә массакүләм җыеннарны тыю турында килештек», - диде ул.
Шул ук вакытта бәйрәм гыйбадәтләре онлайн режимында, православие Пасхасы белән охшаш рәвештә узачак.
"Әгәр Пасха чорын алсак, кешеләр катнашында гыйбадәт кылу режимы үтәлмәгән җирдә авыру кабынды", - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Рамазан ае тәмамланган мөселман бәйрәме 23 май киченнән 24 май киченә кадәр узачак.
Читайте нас