Балтач таңнары
+9 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Яңалыклар
28 Июня 2019, 04:00
Сәйтәк авылыннан йөзьяшәр Фәнүзә әби Хәйдарова Владимир Путинның котлавын кабул итте
Бүген Фәнүзә Локман кызы үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгели. Шул уңайдан аны Сәйтәк авыл җирлеге башлыгы Эльза Фаюршина тәбрикләде. Җылы теләкләренә кушып ил башлыгы Владимир Владимировичның котлау Хатын тапшырды.
Бүген Фәнүзә Локман кызы үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгели. Шул уңайдан аны Сәйтәк авыл җирлеге башлыгы Эльза Фаюршина тәбрикләде. Җылы теләкләренә кушып ил башлыгы Владимир Владимировичның котлау Хатын тапшырды.
Олы бүләккә ихлас сөенде героебыз.
—Бигрәк авыр шартларда үтте яшьлек елларыбыз. Хәзер шундый рәхәттә яшибез. Бар кешегә дә сәламәтлек, тормыш иминлеге телим. Рәхмәт! — дип кабул итте олы бүләкне юбиляр.
Дүрт бала анасы, күптән зур әни, олы әби булган Фәнүзә әби бүген картлык кыенлыкларын кызлары Фәридә, Фәрдүнә, Рәсимә белән чиратлашып яшәп үткәрә. Шәхси эшкуар улы Ринат та ярдәменнән калдырмый. Моннан уналты ел элек тормыш иптәше Хәмзәнең вафатыннан соң газизләре хәстәрендә ялгызлык ачысын тоймый гомер йомгагын сүтә Фәнүзә әби.
Авыл хуҗалыгы производствосында озак еллар көч салган, мәктәптә тәрбияче булып эшләп хаклы ялга чыккан юбиляр 1954нче елда Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә булып кайта. Матур истәлекләр белән тормыштан куаныч табып яши әбиебез. Алда тагын да гомерләр биреп, исәнлектә күрешергә насыйп булсын, дип хушлашты урындагы җитәкче йөзьяшәр әби белән.
Автор фотолары.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"