Балтач таңнары
+15 °С
Дождь
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Яңалыклар
20 Июня 2019, 05:19
«Дача амнистиясе» 2022 елга кадәр тергезеләчәк
Дәүләт Думасы депататлары беренче укуда „Бердәм Русия” партиясе фракциясе тарафыннан эшләнгән, „Дача амнистиясе турында”гы законга үзгәрешләрне кабул итте.
Дәүләт Думасы депататлары беренче укуда „Бердәм Русия” партиясе фракциясе тарафыннан эшләнгән, „Дача амнистиясе турында”гы законга үзгәрешләрне кабул итте. Анда гражданнарның күчемсез милеккә югалткан хокукларын рәсмиләштерүдәге гадиләштерелгән тәртипне 2022 елның 1 мартына кадәр кайтару карала.
Дәүләт Думасы комитеты рәисе Павел Крашенинников белдерүенчә, „дача амнистиясе” 13 ел көчендә булды. „Монда сүз гражданнар үз ихтыяҗлары өчен файдаланган күчемсез милек турында бара. Мәсәлән, дачалар, бакчалар, яшелчә бакчалары, гаражлар, йорт яны участоклары. Бу закон буенча электән эшләгән хокукларны рәсмиләштерү тәкъдим ителә,” — ди Крашенинников.
Депутат сүзләре буенча, 2019 елның 1 мартына кадәр көчендә булган „дача амнистиясе” положениеләре ил буенча 13 млн объектны легальләштерү мөмкинлеге биргән. Якынча 5 млн кеше әле объектларын рәсмиләштермәгән. Һәм депутатлар бу амнистияне 2022 елның 1 мартына кадәр озайтуны тәкъдим итәләр.
Закон проектында объектларның бәяләренә дә зур игътибар бүленгән. Һәм тагын да киләчәктә бу төр күчемсез милек объектларын сатарга, бурычка салырга, мирас итеп тапшырырга мөмкин булачак.
„Бу бик мөһим закон, әгәр дә аны хәзер кабул итсәк, язг
ы сессиядә гражданнарга үз хокукларын гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерү мөмкинлеге бирәчәкбез,” — ди Крашенинников.
Фото Интернет челтәреннән.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"